Татар эстрадасының популяр артисты Рөстәм Асадуллин тамашачыларга үзенең яңа иҗат җимешен тәкъдим итә. «Хмаая» җырының көен артист үзе иҗат иткән, ә сүзләрен шагыйрә Гөлфия Шакирова язган.
Яңа трекның стиле, аранжировкасы һәм сүзләре социаль челтәр кулланучыларда инде хәзер үк зур кызыксыну уятты.
«Без әле «Фа-фа» дан айнып бетмәгән идек бит», «Тагын бер шәп җыр», «Хит булачак», – дип язалар алар аның турында.
Җыр Рөстәмнең үз стилендә, бик тә истә кала торган:
Ла-ла-ла-ла,
Хммая-я-я.
Ла-ла-ла-ла,
Хммая-я-я.
Елмая ул елмая,
Хммая-я-я.
Үзегез тыңлап карагыз, кыскасы.