news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Александр Хмелевский татар теле турында: «Минем хатыным татар, шуңа күрә өйрәнәчәкмен»

news_top
Александр Хмелевский татар теле турында: «Минем хатыным татар, шуңа күрә өйрәнәчәкмен»
Фото: ak-bars.ru

«Адмирал» белән уеннан соң «Ак Барс» һөҗүмчесе Александр Хмелевский журналистларның сорауларына җавап бирде. Ул Казанда адаптация процессы җиңел булмавын, татар телен өйрәнергә җыенуын әйтте һәм Казанны Уфа белән чагыштырды. Бу турыда «ТИ-Спорт» яза.

Казанда адаптация уңышлы уздымы?

Процесс миңа авыр бирелде. Командага тизрәк ияләшү өчен, «Ак Барс» клубы гаиләм һәм минем өчен барысын да эшләде. Монда, күбесенчә, миннән тизрәк кереп китү, ләкин барысы өчен дә вакыт кирәк. Мин озаграк адаптацияләнәм, хәтта бала чакта мәктәпләрне алыштырырга яратмый идем. Бу юлы да бераз күбрәк вакыт кирәк булды, ләкин хәзер үземне яхшы хис итәм.

Уфа белән Казанның охшашлыгы бармы?

Ике шәһәр дә хоккейны бик ярата, ике республикада да бу спорт – беренче номерлы. Казан күпкә зуррак, монда бик рәхәт, күңел ачу урыннары күп.

Сездән инде берничә татарча җөмлә ишеттек, тиздән иркенләп сөйләшә башларсызмы?

Минем хатыным татар, шуңа күрә өйрәнермен. Бөтен кеше кебек, бераз сүзләр беләм. Татарстанда җанатарлар мондый вак-төякләрне ярата, бу – республикага хөрмәт күрсәтү билгесе. Яңа сүзләр яки мәкальләр өйрәнгәч, әйтергә тырышачакмын.

Александр Хмелевский сентябрь ахырында «Салават Юлаев»тан «Ак Барс»ка күчте. Шул вакыт эчендә һөҗүмче Татарстан командасы өчен 12 уенда 7 (4+3) очко җыйды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар