Гөлназ белән Илсур Шәрипҗановлар иҗатларын күзәтеп баручыларга «Кил әле» җырын тәкъдим итте. Халык җырны яратып кабул иткән, «хит булачак» дип юрыйлар.
«Күбәйде сөйлисе сүзләрем,
Моң белән туп-тулы күзләрем.
Алдымда гел синең назлы йөзләрең,
Кил әле, кил әле…
Әле бит соң түгел, соң түгел,
Күзләреңдә гомерлык моң түгел,
Гомерләр бер генә, мең түгел,
Кил әле, кил әле, кил әле...»