Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хисләвечем, куркычан, якынгыч дигән яңа сүзләр белән җыр чыкты

news_top_970_100
Хисләвечем, куркычан, якынгыч дигән яңа сүзләр белән җыр чыкты
Салават Камалетдинов/архив

Бер төркем музыкантлар яңа татар сүзләрен кулланып, «Галәмчегем» дип исемләнгән җыр иҗат иткән. Җырны барлык музыкаль мәйданнарда тыңлап була.

«MOÑ театр мәйданчыгында «Морфемалар» дигән спектакль куелган иде. Анда сүзлек, кагыйдәләр ярдәмендә яңа татар сүзләрен уйлап чыгардылар һәм аңлаттылар. Яңа сүзләр кулланып, мин җыр тексты яздым. Музыкантлар Фәүзия Кадырова белән Тимур Милюков көй иҗат итте. Шулай итеп, «Галәмчегем» дигән җыр туды», – диде «Интертат»ка музыкант, журналист Рәдиф Кашапов.

Җырда куркычан, хисләвечем, галәмчегем, якынгыч, ятчан, бушдару, ялтыраучаннар, кызмалайлы, төрләүгә, сыңарлык кебек яңа сүзләр кулланылган.

«Хисләвчем – хисләр тудыра торган, галәмчек – кечкенә галәм, куркычан – аз гына курка торган кеше, якынгыч – якынайта торган сүзләр, ятчан – ят кеше, бушдару – плацебо (тәэсир итми торган дару), ялтыраучан – ялган матур әйберләр», – дип сүзләрнең мәгънәләрен аңлатты ул.

Галәмчегем

Куркычан хисләвечем син,

Галәмчегем,

Куркычан хисләвечем син,

Галәмчегем,

Куркычан хисләвечем син,

Галәмчегем,

Куркычан хисләвечем син,

Галәмчегем.

Якынгыч сүзләрең,

Ятчан көйләреңне cагынып ятсынам.

Бушдару теләкләрең –

Ялтыраучаннар.

Күзгә күз сөйләшик без,

Кызмалайлы төрләүләргә китмичә.

Сыңарлык хәлемдә мин,

Нәрсә булды соң кичә?

Юк, юк, дип әйттең,

Сине аңламыйм, дидең

Хисләрне яшердең,

Һәм мин югалам, уйларымда

Юк, юк, дип әйттең

Ялгыш аңладың, дидең,

Хисләрне яшердең,

Ә мин югалам тормышыңнан.

Якынгыч сүзләрең,

Ятчан көйләреңне cагынып ятсынам

Бушдару теләкләрең –

Ялтыраучаннар.

Куркычан хисләвечем син,

Галәмчегем.

Куркычан хисләвечем син,

Галәмчегем.

Юк, юк, дип әйттең

Сине аңламыйм, дидең,

Хисләрне яшердең,

Һәм мин югалам, уйларымда.

Юк, юк, дип әйттең,

Ялгыш аңладың, дидең,

Хисләрне яшердең,

Ә мин югалам тормышыңнан.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 15 август 2023
    Исемсез
    Жунлэп татарча сойлэшсэн дэ биктаман булыр иде эле, малай.
  • 15 август 2023
    Исемсез
    Социаль челтәрләрдә татар шрифты белән чзмаган артистларга мактаулы исемнәр бирүне тыярга, ә мондый татар сүзләрен бозүчы акыллы башларның такмакларын бөтенләй сәхнәләргә, ралио- ТВ га чыгарудан катгый тыярга кирәк.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100