Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хисләрне яңартырга кирәк»: Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев Мальдив утрауларында ял итә

news_top_970_100

Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев хатыны Индира белән Мальдив утрауларында ял итә. 

«Бу юлы бирегә үзебез генә килдек: балалардан, дуслардан башка… Кайвакытта икәү генә калу җаен табу мөһим һәм кирәк. Хисләрне  яңартырга, үз кешеңә башка күз белән карау өчен…

Күп кенә гаиләләргә нәкъ шул җитми. Мин хаклымы? Әллә сез якыннарыгыздан башка икәү генә кала алмый, алар алдында гаепле тоя торган категориягә керүчеләрме? Элек без икәү генә каядыр барганда, безгә «үз балаларыгызны ничек шулай калдырып китә аласыз» дип әйтәләр иде. Аларның да диңгезгә барасы килә бит һ.б. Сезнең фикерне ишетәсе килә», – дип язган блогер.

Комментарийлар язучылар икегә бүленгән, бер ишләре гел балалар белән йөрүне хуплаган, икенчеләре икәү генә калу мөһим икәнен ассызыклаган.

«Әлбәттә, елга берничә тапкыр диңгезгә бару мөмкинлеге бар икән, балаларсыз да, балалар белән дә барырга мөмкин. Ә инде елга 1 барганда балаларны калдырып булмый»;

«Без балаларсыз ял итә алмыйбыз, аларның чыр-чуыннан башка ялмени ул?»

«Без әле ялдан кайттык кына, 1 млн сумлык виллада яшәдек. Биредә беренче тапкыр булдык. Бу рәхәт ялдан күзгә яшьләр килерлек», – дип язган ял өчен генә миллионын калдырган блогер ханым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100