news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Хисләнүдән, чүт аңын югалтмады» – Туйларында Ренат Галиәскәргә кәләше сюрприз әзерләгән

news_top
«Хисләнүдән, чүт аңын югалтмады» – Туйларында Ренат Галиәскәргә кәләше сюрприз әзерләгән

Кичә «ел туе» булды – танылган буйдакларының берсе, популяр алып баручы, шагыйрь Ренат Галиәскәр өйләнде, дип хәбәр иткән идек.

Социаль челтәрләрдә мәҗлескә чакырылган бихисап кунаклар тарафыннан төшерелгән беренче фото-видеолар да пәйда була башлады. Аларның кайберләрен Ренат үзе дә сторисларына күчереп куйган. Туйдагы бөтен кешеләр сокланган мизгел – кәләшнең Ренатка багышлап җыр башкаруы булган. Әлеге видеоны Айваз Садыйров социаль челтәрләргә куйды. «Кияү, хисләнүдән, чүт аңын югалтмады», – дип яза ул бу турыда. Чыннан, кәләше үзенә багышлап: «Синнән башка яшәү яшәүмени?» – дип җырлаганда, Ренатның, хәтта ки, күзләре яшьләнә.

Сторислардан аңлашылганча, Ренат белән Айгөл башта мәчеттә никах укытканнар. Никах өчен аларның икесенең дә милли стильдәге киемнәр сайлавы турында әйтеп киткән идек.

Ә кич белән яшьләрнең туй мәҗлесе гөрләгән. Туйны Гөлназ Сәфәрова һәм Рамил Шәрәфиевлар алып барган.

Туйга килгән кунакларны, популяр җырчыларны, яшьләрнең беренче биюен, гомумән, бәйрәмнән атмосфераны түбәндәге видеоларда карый аласыз.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 25 ноябрь 2024
    Исемсез
    Ренат ,бэхетле бул ,Син бик акыллы егет 🔥
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар