Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хирург: «Үзләренең кашлары үсмәгәч, хатын-кызлар чәч күчереп утыртырга мәҗбүр»

Ни сәбәпле баш пеләшләнә? Чәч күчереп утырту процессы ничек башкарыла? Тәннең кайсы өлешеннән чәчне күчереп утырту әһәмиятлерәк? Баштан кашка күчерелгән чәч артыннан ничек карарга? «Интертат» әлеге сорауларны хирург Айрат Халирахмановка юллады.

news_top_970_100
Хирург: «Үзләренең кашлары үсмәгәч, хатын-кызлар чәч күчереп утыртырга мәҗбүр»
Владимир Васильев

Нәрсә ул чәч күчереп утырту? Аның әһәмияте нидә?

Чәч күчереп утырту – тәннең бер өлешеннән икенчесенә чәч фолликулларын күчереп утырту операциясе. Мондый ысулны кеше башында, шулай ук сакал, мыек һәм каш зонасында чәчләрне торгызу өчен кулланалар.

Элегрәк чәч коелуга китергән авыруны дәвалап яки яшәү рәвешен үзгәртеп кенә чәч коелуны туктата алганнар. Ләкин, еш кына, чәч күчереп утырту гына проблеманың иң кулай чишелеше дип табыла.

Донор җирлеге буларак баш артын сайлау чәч фолликулларының ныклап урнашу дәрәҗәсе белән бәйле. Башның арткы өлешендәге чәч башка урындагыга караганда ныграк урнашачак. Мәсәлән, баш артыннан алынган материал – 99 процент, сакалдан 95 процент, тәннән 60 процент тирәсе «тамырланачак».

Ни сәбәпле чәч коела?

Сәбәпләре өч төрле булырга мөмкин: андрогенетик алопеция, җәрәхәт алопециясе, төрле зоналарда чәч тыгызлыгы җитмәү. Бу нәрсәне аңлата?

  • Андрогенетик алопеция – чәч фолликулларының андрогеннарга (ДГТ – тестостеронның актив формасы) сизгерлеге арту сәбәпле барлыкка килгән авыру. Бу – чәч коелуның иң киң таралган төре. Ул 75 проценттан артык кешедә очрый.

Авыруның башлангыч чоры чәчләрнең юкаруы һәм зарарлануы белән характерлана. Аннары пеләшләнү барлыкка килә. Андрогенетик алопеция ир-атларда да, хатын-кызларда да очрый. Төп сәбәп нәселдәнлек һәм 5а-редуктаза ферментының индивидуаль сизгерлеге.

  • Чәч сирәкләнү – бөтен башта яки аерым урыннарда күзәтелергә мөмкин. Төп сәбәпләр: көчле эмоциональ стресс, организмда витаминнар һәм минераллар җитмәү, эндокрин системасының бозылуы, ашказаны-эчәк тракты авырулары.

Җитди проблемалар килеп чыкмасын өчен, патологиянең барлыкка килү сәбәбен ачыкларга кирәк. Дәвалану чәч куелыгын кайтарырга ярдәм итә ала. Бу очракта күчереп утырту кирәк булмаска та мөмкин.

  • Җәрәхәт алопециясе (рубцовая алопеция) – чәчне югалту, ул фолликулларның өзлексез җимерелүе белән характерлана. Мондый алопецияләргә кызыл яссы лишай, склеродермия, шулай ук пешү һәм җәрәхәтләр керә.

Ир кешегә тестостерон гармоны җитми башлагач, чәче коела. Хатын-кызларның сәбәпләре тагын да күбрәк. Организмга тимер җитмәсә, миома, калкансыман биз белән проблемалар булса, чәч коела. Шулай ук балага уздырмый торган препаратлар эчү дә зыян сала.

Гадәттә, чәчләрне баш артыннан алалар. Шулай ук сакал, күкрәк турыннан да алырга мөмкиннәр. Әмма аларның графтлары берәү яки икәү генә. Иң кулае, барыбер, баш артындагы графтлар.

  • Графтлар – ул башның чәч тукымасының элементы, анда чәч фолликуллары бар. Бер графта 1дән 4кә кадәр фолликул.

Әгәр үзеңнең графтларың булмаса, башка кешенекен кулланырга буламы?

Әйе, андый очраклар да булганы булды. Әмма еш түгел. Чәчләр – ул кеше өчен мөһим булган нәрсә, әмма аларсыз кеше яши ала. Йөрәк, бавыр күчереп утыру – ул бер нәрсә, ә кеше чәчен үзеңә утырту… Ул инде икенчерәк.

Чәч күчереп утырту тыелган очраклар:

  • психик тайпылышлар булу;
  • баш тиресендә яралар һәм җәрәхәтләр булу;
  • онкология авырулары;
  • хроник тире авырулары;
  • йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары;
  • шикәр диабеты;
  • авыртуны баса торган даруларга чыдамсызлык;
  • 25 яшькә кадәр булган пациентлар.

Моннан тыш, чәч күчереп утырту операциясе СПИД, гепатит, гемофилия һәм волчанка кебек авырулар булганда ясалмый.

Бер тапкыр утырткан чәч кире коела аламы?

Пациентларга без гомерлек гарантия бирәбез. Ләкин 3-4 ел дәверендә ул коелырга мөмкин. Бу – бик сирәк күренеш. 95 процент чәч үсүен дәвам итәчәк. Коелган очракта, без пациентка графтларны кире утыртабыз.

Чәч күчереп утырту – авырттыра торган процедурамы?

Анестезия кадау рәхәт әйбер түгел инде. Ул һәрхәлдә сизеләчәк. Аның дәвамы 3-4 минут тирәсе. Аннары инде анестезия эшли башлагач, авыртмый башлый. Гадәттә, берничә укол ясала. Операция 4 сәгатьтән 9 сәгатькә кадәр дәвам итә. Шул вакыт эчендә пациент ялга туктала. Ул ашап алырга, бәдрәфкә барып килергә, ял итәргә өлгерә. Анестезия иң элек баш артына ясала, аннары графтларны алгач, баш артына бүтән кадалмый. Анестезия 3-4 сәгатькә кадәр дәвам итә, аннары аның эффекты кими.

Операция алдыннан нинди анализлар тапшырырга кирәк?

Америка клиникаларында визуаль рәвештә диагноз куела һәм махсус уколлар билгеләнми. Әгәр дә бездә шик юклыгы аңлашыла икән, ул чакта гомуми кан анализы, ВИЧ, гепатит, кан оешу сәләтен тикшерә торган һәм биологик анализлар билгеләнә.

Операциягә бер атна кала:

  • спирты эчемлекләрдән, тәмәкедән тыелып торыгыз;
  • кан оешу процессына тәэсир итүче препаратларны кабул итүне туктатыгыз;
  • башка массаж ясатмагыз;
  • стресстан сакланыгыз;
  • спорт белән шөгыльләнүне киметегез;
  • процедура башланганчы 6 сәгать алдан ризык һәм су кулланудан тыелыгыз;
  • операция алдыннан чәчләрне җентекләп юарга кирәк;
  • анализлар ясарга кирәк: гомуми кан анализы; ВИЧ анализы; җенси инфекцияләр; C Һәм B гепатитлары.

Сез, чәч кенә түгел, ә кашны да күчереп утыртабыз, дидегез. Кашка ихтыяҗ бармы?

Әйе. Бүгенге көндә чәч кенә түгел, ә кашны да күчертеп утырталар. Нәкъ шулай ук, баш артыннан графтлар алабыз да, каш урнашкан җиргә «утыртабыз». Каш күчереп утырту – иң авыр процесс. Киләчәктә каш ничек үсәчәген берничек тә алдан белеп булмый. Әлбәттә, ул капма-каршы якка таба үсмәячәк. Әмма 1-2 градуска кырыйгарак юнәлсә дә, ул бик каты сизеләчәк. Шуңа күрә, кашларны билгеле бер торышка кую максатыннан, без пациентларга ламинированиегә (укладка бровей) йөрергә киңәш итәбез.

Гадәттә, безгә күпчелек 90нчы еллардан «чыккан» хатын-кызлар мөрәҗәгать итә. Ул вакытта кызлар кашларын юка итеп йолкыта иде. Хәтерлисезме? Ә, юк, сез ул чакларны белмисездер… Юка, җеп сыман булып күренә иде ул чакта кашлар.

Ә хәзер калын кашлар модада. Үзләренең кашлары үсмәгәч, хатын-кызлар чәч күчереп утыртырга мәҗбүр. Кашлар озын чәч сыман үсә. Шуңа күрә аны даими кисеп торырга кирәк. Мәсәлән, атнага бер.

Чәч күчереп утыртуның нинди ысуллары бар?

2 төп ысулы бар. Җөйләүле һәм җөйләүле булмаган (шовный и нешовный). Чәч күчереп утырту операциясен үткәрүнең җөйле ысулы инде искергән дип санала һәм сирәк кулланыла. Бу ысулдан баш тартуның төп сәбәбе – тәннең зур өлешен җәрәхәтләү.

Чәчләрне җөйсез күчереп утырту ысулларында махсус җиһазлар кулланыла, алар чәчләрне тирегә бүлү процессын гадиләштерә, шулай ук инфекция йоктыру куркынычын киметә. Фолликуллар махсус корал (панч) ярдәмендә алына. Чәчләрне күчереп утыртырга кирәк булган урында кисү яки тишү ясала. Аннан соң аңа донор материалы урнаштырыла. Бу ысулның уңай яклары – җәрәхәтләрнең тиз төзәлүе һәм кыска вакыт эчендә реабилитацияләнү. 5-10 көннән соң баш артында бернәрсә дә сизелмәячәк. Башның алгы ягы 7-12 көн эчендә төзәлә. Кутыр озаграк та тора ала.

Чәч күчереп утырту ничә сумга төшәчәк?

Бәяләр эшнең күләменнән тора. Уртача 90 меңнән 140 меңгә кадәр. Ә кашлар – 60-70 меңнәр тирәсе.

Чәчләр яхшы үссен өчен нинди витаминнар эчәргә кирәк?

Организмга нинди витаминнар җитмәгәнне трихолог билгели. Гадәттә биотин, селен, цинк эчәргә киңәш ителә.

Күчереп утыртылган чәчләрне ничек карарга?

Әллә нинди чаралар күрергә кирәкми. Беренче айны махсус балалар шампуне кулланырга киңәш итәбез. Балалар шампуненда сульфат, парабен, силиконнар юк. Чәчне күчереп утырткан көнне үк пациент өенә кайтып китә. Бер көннән соң кабат табибка күренә ала. 1 ай авыр күтәрергә, спортзалда шөгыльләнергә киңәш итмибез. Кардио белән ике атнадан соң шөгыльләнергә була.

Бер квадрат сантиметрга күпме графтлар туры килә?

Һәр пациентның чәч диаметры төрле. Калынрак кирәк булган өлкәләр дә бар. Бөтен җирдә дә чәч калын булуын һәркем теләсә дә, без барыбер алай эшли алмыйбыз.

Гадәттә, баш алдында чәчләрне күбрәк күчерергә тырышабыз. Без кешегә карагач, күз барыбер аның алгы ягына төшә. Шундый тикшеренү бар: әгәр чәчне артык калын ясасак, төзәлү процентны кими. Без андый хәлне булдырмаска тырышабыз һәм 40-50 графт кулланабыз.

Пациентның чәче ак булган очракта, күчереп утырту мөмкинме?

Әгәр пациентның чәче ак икән, димәк, ак чәчләрне күчертеп утыртабыз. Әмма графтларны күкрәктән яки сакалдан алсак, чәч кара булып үсәчәк.

Процедураның плюслары:

  • чәч сәламәт баштагы кебек үсә;
  • чәчләрне өстәмә кайгыртырга кирәк түгел;
  • махсус кремнар кулланырга кирәкми;
  • чәч булмаганлыктан килеп чыккан комплекслар юкка чыга.

минуслары:

  • операциянең озак вакыт дәвамлы булуы (4тән 6 сәгатькә кадәр);
  • операцияне кабат ясатырга туры килү ихтималы;
  • операциянең бәясе кыйммәт булуы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100