Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хирург: «Умыртка баганасындагы кызыл миң инвалид калдырырга мөмкин»

Яңа туган балаларның, сирәк очракта олыларның тән тиресендә, битендә кызыл төстә тумыштан килгән тап – миң (гемангиома) булырга мөмкин. Русча аны «родимое пятно» дип тә йөртәләр. Алар сәламәтлек өчен куркыныч тудырамы? Кайсы очракта аларны алдырырга кирәк? «Интертат» шушы сорауларны хирург Сәйфедин Хизриевка юллады.

news_top_970_100
Хирург: «Умыртка баганасындагы кызыл миң инвалид калдырырга мөмкин»
https://ru.freepik.com

Сәйфедин Хизриев – Казан шәһәренең «Клиника доктора Хизриева» клиникасының шәхси хирургы, флебологы.

Нәрсә ул гемангиома?

Гемангиома – ул яман булмаган шеш. Ул кан тамырлары үсешенең эмбриональ бозылуы аркасында тире катламының теләсә кайсы урынында барлыкка килә ала. Кызыл, кызгылт яки зәңгәрсу төстә була. Еш кына мондый тапларны бала тугач ук ачыклыйлар яки ул кеше дөньяга килгәч тә беренче атналарда чыгарга мөмкин.

Гемангиомалар (кызыл миңнәр) төрле формада була. Алар тире өстеннән кабарып тора, тире астына таба үсеш ала, комбинацияле яки катнашлары бар. Гомумән, алар теләсә нинди зурлыкта булырга мөмкин. Олы кешедә гемангиома уч кадәр зурлыкта да очрый.

Гемангиома балаларда «родимое пятно» (русча-татарча сүзлекләрдә «миң» – ред.) буларак барлыкка килә. Мондый үзгәреш кан тамырлары үсешенең кимчелеге нәтиҗәсе булып тора.

Яман булмаган шеш тире өслегендә һәм тирәнлеккә таба бик тиз үсә. Үскән саен дефект тирә-юньдәге тукымаларга начар тәэсир итә, шулай ук күрү, ишетү, сулыш алу функцияләрен боза ала. Гемангиома җәрәхәтләнгәндә инфекция йоктыру куркынычы да барлыкка килә.

Организм зарарлану формасы буенча гемангиомалар тире (кожный) һәм вертебраль була.

Вертебраль гемангиомалар иң куркынычы булып санала. Алар умыртка баганасында, муенда, билдә була һәм пациент өчен зур куркыныч тудыра. Умыртка баганасындагы гемангиома инвалидлыкка китерергә, паралич ясарга мөмкин. Мондый формадагы гемангиома белгеч күзәтүе астында дәваланырга тиеш.

Вертебраль гимангиома

Гемангиома барлыкка килүнең сәбәпләре?

Гемангиоманың сәбәпләре тулысынча өйрәнелмәгән. Бу процесска мондый факторлар йогынты ясый ала:

  • йөкле хатын-кызның билгеле төркемнәрдәге дару препаратларын кабул итүе;
  • вируслы авырулар;
  • тискәре экологик шартлар;
  • кызларда гемангиома ешрак ачыклана, шуңа күрә шешнең гормональ регуляция белән бәйләнеше бар, ләкин ул төп фактор түгел;
  • ультрафиолет нурланышы тәэсире.

Гемангиоманың нинди төрләре була?

Морфологик билгеләренә карап, гемангиомаларның түбәндәге төрләрен аерылалар:

  • гади гемангиома (капилляр). Аның ачык чикләре бар, кызыл яки кызгылт-зәңгәр төстә була. Ул басым ясаганда аксыллана, ә аннары төсен кире кайтара;

Гади гемангиома

Фото: © https://www.premium-a.ru/disease/sosudistye-dishromii/gemangiomy/

  • каверноз гемангиомага структурасына йомшак эластик консистенция хас, эчке яктан кан белән тутырылган каверналар бар;

Каверноз гемангиома

Фото: © https://www.premium-a.ru/disease/sosudistye-dishromii/gemangiomy/

Үрмәкүчсыман гемангиома

Фото: © https://lazersvit.com/stati/zvezdchataya-gemangioma

  • берләштерелгән (комбинацияләнгән). Билгеләре капилляр һәм мәгарә тибына хас;

Комбинацияләнгән гемангиома

Фото: © https://ru.wikipedia

  • катнаш. Авыр төзелешле шеш, анда кан тамырлары, нерв, тоташтыргыч һәм лимфоид тукыма элементлары бар. Төсе, консистенциясе һәм төре тукыма составына керүчеләргә бәйле рәвештә аерыла.

Бүгенге көндә гемангиомадан котылу өчен нинди ысуллары бар?

Физик бетерүнең популяр ысуллары исемлегенә криодеструкция, лазер нурланышы, склеротерапия һәм электрокоагуляция керә. Бу ысуллар йомшак тукымалардагы шешне авыртусыз алып ташларга мөмкинлек бирә. Тулысынча юкка чыгу вакыты берничә айдан берничә елга кадәр вакытны ала. Тиредә җәрәхәтләр калырга мөмкин.

Хирургия ысулын хәзерге практикада сирәк кулланалар.

Медикаментоз терапия гормональ һәм шешкә каршы препаратлар куллануга нигезләнә. Еш кына әзерлек этабында гемангиома урынын киметү максатыннан кулланыла. Медикаментоз терапия нәтиҗәсендә тулысынча суыртып алу (рассасывание) сирәк була.

Гемангиоманы бетерергә кирәкме?

Әгәр дә ул уңайсызлык тудырса, кычытса яки ул урын канланып торса, кием белән даими ышкылып торса, аны алдырырга киңәш ителә. Гемангиома үзеннән-үзе регрессиягә сәләтле. Югалу процессында берничә стадияне аерып күрсәтәләр. Ул шешнең үзәгендә аксыл тап барлыкка килүдән башлана, аннан соң төсмер үзгәрә һәм перифериягә таба нормаль була. Югалу процессы озак, берничә елга кадәр дәвам итә.

Гемангиома белән авыручы баланы педиатр, хирург, дерматолог карый. Өстәмә рәвештә офтальмолог, отоларинголог, уролог, стоматолог һәм балалар гинекологы консультациясе күрсәтелгән. Таралу тирәнлеген билгеләү һәм структураны бәяләү максатыннан зарарланган өлкәгә УЗИ үткәрелә. Комплекста шешнең үзендә һәм аны тәэмин итүче кан тамырларында кан агымының тизлеге бәяләнә.

Гемангиома турында фактлар:

  1. Яңа туган балаларда гемангиома табу ешлыгы 3 процентка җитә. 10 процент проблеманы баланың беренче елында ачыклыйлар.

  2. Педиатриядә 95 процент очракта гади формалар диагнозы куела.

  3. Гемангиома симптомнары тышкы яктан гына күренә, пациент бик сирәк очракта кычытуга зарланырга мөмкин.

  4. Гемангиома үзеннән-үзе регрессияләнәнергә сәләтле.

  5. Элек, балачакта гемангиома табы булганда, аны күзәткәннәр генә. Табиблар шешнең үзеннән- үзе бетүенә өметләнгән. Бүгенге көндә гемангиоманы физик бетерү (фиизческое удаление), хирургия резекциясе, медицина терапиясе белән дәвалыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100