Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Химиядән БДИ: имтихан турында нәрсәләр белергә кирәк?

news_top_970_100
Химиядән БДИ: имтихан турында нәрсәләр белергә кирәк?
Салават Камалетдинов, архив

Химиядән БДИ – авыр имтихан, аны булачак табиблар, фармацевтлар, технологлар тапшыра. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы әти-әниләр һәм чыгарылыш укучылары өчен имтихан тапшыру белән бәйле иң актуаль мәгълүматны җыйган.

«Үзгәрешләр минималь. Эш структурасы үзгәрешсез калды», – дип сөйләде видеоконсультациядә химиядән БДИны әзерләү комиссиясе җитәкчесе Дмитрий Добротин.

Химиядән контроль-үлчәү материаллары (КИМ) БДИны әзерләү комиссиясе җитәкчесе Дмитрий Добротин сүзләренчә, атнага бер үткәрелгән химия дәресе белән 100 баллга әзерләнү бик үк реаль түгел.

Өстәмә дәресләр таләп ителә – мөстәкыйль, укытучы яки репетитор белән. Өстәвенә, хисаплау мәсьәләләрен үтәгәндә, математик күнекмәләр кирәк булачак. «Химик экспериментка бәйле биремнәр, шулай ук сәнәгать җитештерүенә бәйле 25нче бирем, матдәләр алу ысулы белән, матдәләр куллану ысулы белән хәл ителә», – дип аңлата Дмитрий Добротин.

Химиядән БДИда типик хаталарның сәбәпләре:

Биремнәрне һәм инструкцияләрне игътибар белән укымау (мәсәлән, җавапларны биремдә күрсәтелгән төгәллек белән түгәрәкләргә кирәк, югыйсә машина җавапны танымаска мөмкин, һәм балл исәпләнми).

Биремнең шартларын укып-аңлап бетермәү. Мондый хатадан котылу өчен, биремнең төп сүзләрен ассызыкларга кирәк. Мәсәлән, «кимү тәртибендә» яки «үсү тәртибендә».

Медицина югары уку йортына керү өчен минималь БДИ баллары чиге – 36 тест баллы. Бу – Рособрнадзор таләбе. Мәгариф һәм фән министрлыгы үз вузлары өчен минималь балл билгеләде – 39. Сәламәтлек саклау министрлыгы вузларының да үз таләпләре бар. Яхшы вузга керергә телисезме? 80 баллга йөз тотыгыз, диелә ведомство хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100