Ямьле җәйләр үтте, алтын көзләр җитте. Шуның белән гомер календарена тагын бер ел өстәлде дә куйды. Быел туган көн бәйрәме булмый, уйламагыз да, дигән өстенә, берничә дус кызым белән каенапа, каенсеңел, ике килендәш һәм дә аларның кызлары: «Табынны үзебез әзерлибез», – дип, килеп кермәсеннәрме... Ярар анысы – юк заман түгел, өйдә 3 суыткыч утыра, атна-ун көн кибет юлын таптамасаң да ачка үлмәссең. Ак эскәтер җәеп кордык та табынны, кем дә нинди яңалык – китте сөйләшү дә гәпләшү, чөкердәшү... Беркемгә сөйләмим дигән серләр дә ачылыплар салынды ахры кайберәүләрнең. Киткәндә: «Берүк, мондагы сөйләшү монда гына калсын», – дия-дия көлешеп таралыштылар.
Бәйрәмнәрдән, туган көннәрдән булган бүләкләр соңрак, вакыт булганда гына карала торган иде. Бу юлы, ничектер, төргәк, конвертларны ачасы иттем. «Берни кирәкми, алып килә күрмәгез», – дисәң дә, кеше буш кул белән килми бит. Менә бу юлы да... күр, нинди матур, затлы урын-җир комплекты. Моны, чәчәк белән бергә, дус кызларымның берсе тоттырган иде кулыма. Открыткасын гына күр син, бигрәк матур. Иренмичә үз кулы белән язган да әле, дисәм... Абау... болай котлыйлармы икәнни... Юк, юк инде, ул болай яза торган кыз түгел лә, ничә ел дус булып... Алай да уйлап карыйм, болай да уйлыйм, башкаем түнде бугай инде. Бар бүләк-санакны диван почмагына төрттем дә йокларга яттым.
Ай Аллам, эшкә китеп тә онытылып булмый бу уйлардан, якшәмбе бит әле бүген, җитмәсә. Түзмәдем, шалтыраттым бит дускаема. Бераз ачу да кайный инде. Хәлен сорашам, кәефен. Бар да әйбәт. «Бигрәк матур сүзләр язгансың, дускай, рәхмәт инде», – дим, бөтен кыюлыгымны җыеп. «Шулаймыни, открыткасы да бар идеме әллә?» «Әйе-е, бик матур. Тик сүзләреңнең мәгънәсен генә төшенеп бетә алмадым», – дим. Әйтеп тә бирдем! «Бәрәкалла, – ди бу миңа, бик сәерсенеп. – Менә сиңа сюрприз. Син бит, туган көн булмый, дигән идең. Беләсең бит инде безнең кызларны, барабыз да, барабыз, әйдә, диләр. Аларга каршы торып буламыни. Ә мин абыйларда идем. Җиңгәм ишетте дә сөйләшкәнне, әнә, анда яңа урын-җир комплектлары шкафта, ал берәрсен, ди. Мин тиз генә өстә торганын алдым да пакетка салдым инде. Хәзер җиңгәмнән сорыйм әле, аңа бит кемдер бүләк иткәндер инде аны...»
Янәдән шалтырата бу миңа. «Сорадым, чынлап та, бүләк, ди. Тик андый сүзләр яза торган дус-туганнар юк миндә, иманым камил, ди. Белешер әле ул, болай калдырмас», – диде бу. Бүләктәге язуның үземә аталмаганын белеп – бер куансам, кемгә тәгаенләнгәнен беләсе килү бар тынычлыкны бозды, күр инде. Җавап көтәм бит. «Җиңгәмә ул бүләкне бер ахирәте алып килгән. Ә аңа киленнәре бүләк иткән булган икән. Тик ул, андый сүзләр язмадым, минем эш түгел, дигән». Менә сиңа, чылбырланды түгелме бу бүләк...
Юк, нокта куеп булмый әле моңа, көтәм. Тагы берничә көн үтте. Менә тагын дустымнан хәбәр: «Ул киленгә дә бүләк булган ул, юбилеена күршеләре алып кергән булган. Күршесеннән сорашкан инде кыен булса да. Ул да аптыраган. Аннан, каян килгәне исемә төште, дигән. Туйга барган булганнар. Туйның икенче көнендә, килен бүләге дип, шушыны тапшырганнар. Апасының улы өйләнгән булган. «Дәү апа белән сөйләшеп алдык, мөгаен, киленнең берәр дус кызы бүләге булгандыр ул. Бүләкләр күп булгач, кайберләрен якын кешеләргә биреп җибәрдек, кем ачып караган инде аны. Яратып шаярттылармы икән, көнләшепме инде, диде апам», – дигән күршесе.
«Бәдбәхеткә – гел бәхет»... Чынлап та, ничек аңларга инде моны?! Ә киленне бик яратканнар бу гаиләдә, инде бер-бер артлы тупырдап торган 2 балалары дөньяга килгән. Матур открыткадагы бу сүзләр исә «дәү апа»да тукталып калды, яшьләрнең матур гаилә тормышына болыт кундырмас ул. Ә мин, исемә килеп дигәндәй, бүген эштән кайткач, башка бүләкләрне дә, алданрак бирелгәннәрен дә караштырып алырмын әле. Уйламый гына, яхшылык эшлим, дип бүләк итәрсең дә, аннан салкын карашлардан башың чыкмас. Шаяртмыйм ла, дөнья бу...