Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хиффә әби Иблис белән бергә яшәвен сөйли: «Нигә болай җәфалатасың син мине?»

news_top_970_100
Хиффә әби Иблис белән бергә яшәвен сөйли: «Нигә болай җәфалатасың син мине?»
социаль челтәрләр

88 яшьлек Хиффә әби Иблис күрүе турында блогер Ирек Шәеховка сөйләгән.

«Намаз укыганнан соң өстәлне җыештырмакчы идем. Өстәл юеш. «Әстәгъфирулла, берни дә түкмәдем бит инде моңа», – дим. Туралган кәбестә алган идем, банкада аның да суы әз. Шул кәбестә суы дип уйламадым да. Сөртә башладым. Кишере дә, кәбестәсе дә килеп чыга. Эх, Алланың каһәре. Шушы «сволочь» шулай иткән моны. Миндә яшәүче шулай итте. Кәбестәнең суын өстәлгә түгеп куйган. Дөньям бик тыныч иде, Илгасыймнан калды бит ул», – ди әби.

Әңгәмәдәшчесенең «бәлки, бу – өй ияседер» дигән шикләрен дә юк итә. «Бу – өй иясе түгел. Башта үзем дә шулай дип йөргән идем. Иблис бу! Өй иясе болай пычратырга тиеш түгел дөньяны. Бу пычрату белән генә шөгыльләнә бит, гел.

Мендәр тышының чигүләрен тарткалап, йолыккалап, оештырып бетергән. Өзә алмадымы икән ул аны. Хәзер аларны бисмилла әйтеп сыпырып куя башладым. «Нигә болай җәфалатасың син мине?» – дим. Утыртып куйган мендәр тышының кырын кискән», – ди ул.

Әби Иреккә Иблисне потронсыз гына мылтыктан атарга куша.

«Почмакларга атабыз да, түбәдә дә шыкыр-шыкыр китереп ала, бәргәләп ала. Тавыштан курыкмасмы икән. Илгасыймнан бирле шулай җәфаланам инде мин. Вәзыйх алыйп кайтты аны монда. Койма койдылар алар икәүләп. Шуңа ияреп кайткандыр ул, аңа хәтле бернәрсә юк иде бит. Күп еллар элек булды инде ул. Башта су агызды ул. Бәләкәй якның почмагыннан су аккан, шыбырдаган тавыш чыгарды, ә суы юк. Суыткычны ачып, эретеп, катырып калдырып... аның кыланмаганы юк инде», – дип, әби Иблис кылганнарны сөйли.

«Үзең ачык калдырып, онытмыйсыңмы соң син аны?» – дип сорый блогер.

«Ничек онытырга тиеш инде мин аны. Ул вакытта миңа әле 88 яшь түгел иде. Картым белән кайттылар бит алар, ул исән иде әле. Шул вакыттан ук калды. Картка аттырырга әйтергә уйламаганмындыр инде, күрәсең. Курыкмыйм да, җан тыныч түгел, йөрәккә тия инде гел пычратып торгач», – дип аңлата үз хәлен Хиффә әби.

Видео астында блогерның виртуаль дуслары үзләренең киңәшләре белән дә бүлешкән. Араларында әбигә ышанучылар да, аның яшенә генә сылтаучылар да бар. Берсе азан әйттерергә киңәш иткән. «Патронсыз булмый, дары исе чыгарырга кирәк», – дип тә язганнар. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 4 июль 2023
    Исемсез
    Бу олы кешелэрдэ була торган куренеш. Шозофрение дип атала, алла сакласын. Тфу Тфу. Эле генэ бер белгэн кешемне балалары мин белгэн генэ 3 нче фатирга кучерделэр. Кеше кереп ботен эйберне ала ,вата дип зарланды. Анда бик куп язып бетерэ торган тугел.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100