Хезмәткәрләрдән 16 млн сум акча җыйган: ЗАГС идарәсенең экс-башлыгын нәрсәдә гаеплиләр
ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең элеккеге җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина эше судта карала башлады. Бу эш буенча тикшерү 1 елга якын барды. Гаепләнүчеләр эскәмиясендә, Нигъмәтуллинадан тыш, аның элеккеге урынбасары һәм баш хисапчы да бар.

«Мин беркайчан да беркемгә дә, бернинди шаһитларга да басым ясамадым»
Казанның Вахитов судында Татарстан ЗАГСының элеккеге идарәчеләренә карата суд башланды. Вазыйфаи вәкаләтләрен арттырган өчен хөкем ителүчеләр эскәмиясендә ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең элеккеге башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, аның элеккеге урынбасары Ренат Әхмәтҗанов һәм элеккеге баш хисапчы Ландыш Шәрәфетдинова бар. Аларны ЗАГС архивларын тәрҗемә итү һәм цифрлаштыру өчен бирелгән премияләрне хезмәткәрләреннән кире алуда гаеплиләр. Җинаять эше 2024 елның мартында ук кузгатылган иде. Аны тикшереп бетерделәр һәм судка 1 елдан соң, 6 мартта тапшырдылар.
Суд утырышында гаепләү игълан ителү алдыннан, дәүләт гаепләүчесе – Казанның Вахитов районы прокурорының өлкән ярдәмчесе Анна Маркарьян – өч гаепләнүченең икесенә чик кую чарасын озайту турында үтенеч белдерде. Ул Гөлшат Нигъмәтуллинаны һәм Ренат Әхмәтҗановны өй арестында калдыруны сорады.
«Тикшерү тәмамланды, шаһитлардан сорау алынды, зур эш башкарылды. Мин эшсез калдым. Хезмәткәрләр барысы да күрсәтмәләр бирде. Мин беркайчан да беркемгә дә, бернинди шаһитларга да басым ясамадым. Өй аресты шартларын һәрвакыт тайпылышсыз үтәдем. «Иждивение»дә минем икенче төркем инвалид улым барлыгын исәпкә алуыгызны сорыйм. Чик кую чарасын кайбер гамәлләрне тыюга үзгәртүегезне сорыйм», – дип мөрәҗәгать итте судка Гөлшат Нигъмәтуллина.
Адвокат сүзләренчә, ЗАГСның элеккеге башлыгы улының сәламәтлеге белән җитди проблемалары бар, һәм ул даими тәрбиягә мохтаҗ.
«Әтиемнең күзенә операция ясалырга тиеш. Тикшерүдән мин беркайчан да качмадым һәм инде озак вакыт өй арестында торам. Чик кую чарасын беркая да китмәү турында язуга үзгәртүегезне сорыйм», – дип мөрәҗәгать итте судка Ренат Әхмәтҗанов.
Әмма суд дәүләт гаепләүчесенең үтенечен канәгатьләндерде: Гөлшат Нигъмәтуллина белән Ренат Әхмәтҗанов тагын 3 айга өй арестында калдылар. Шуннан соң гаепләнүчеләргә гаепләү игълан ителде. Ачыкланганча, ЗАГСның элеккеге башлыгын аеруча зур күләмдә һәм вазыйфаи вәкаләтләрен арттыруда гаеплиләр. Аның кул астындагылар бары тик вазыйфаи вәкаләтләрен арттыруда гына гаепләнә.

Фото: © «Татар-информ», Кирилл Гумаров
«Ул бары тик җитәкчелек күрсәтмәләрен үтәгән»
Гаепләү бәяләмәсе бик озын булу сәбәпле, аның бер өлеше генә укылды. Эш буенча рәислек итүче судья эпизодларның охшаш булуы сәбәпле тизләтелгән танышу процедурасын үткәрергә карар чыгарды. Эштә – барлыгы 26 зыян күрүче. Алар барысы да – ЗАГС хезмәткәрләре.
ЗАГС хезмәткәрләреннән җыелган акчалар – аларга ведомство архивларын латинчадан русчага күчерү һәм аларны цифрлаштыру буенча башкарган эш өчен исәпләнгән премияләр. Архивларны цифрлаштыру Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы буенча берничә ел элек башланды – ул бөтен ил буенча ЗАГС мәгълүмат базаларын берләштерә торган бердәм дәүләт реестрын булдырырга кушты.
Тикшерү версиясе буенча, гаепләнүчеләр хезмәткәрләрдән 16 миллион сум акча җыйган. Бу акчаларны кул астындагылар Нигъмәтуллинага биргәннәр, ә ул аларны үзе теләгәнчә сарыф иткән. Эшне тикшерү барышында зыян күләме арта барган, ул 800 мең сумнан башланган. Вакыт узу белән 6,7 млн сумга кадәр арткан һәм хәзер 16,4 млн сум тәшкил итә.
Гөлшат Нигъмәтуллина үз гаебен өлешчә генә таный – вазыйфаи вәкаләтләрен арттыруга килгәндә генә. Мошенниклыкта гаепләүләрне ул катгый рәвештә кире кага. Ренат Әхмәтҗанов һәм элеккеге баш хисапчы Ландыш Шәрәфетдинова барысын да таный. Алар судка үз гаебен тануларын һәм үкенүләрен белдерделәр. Судта ачыкланганча, Әхмәтҗановка гаепләү ул Азәрбайҗанда ял иткән вакытта белдерелгән.
«Ул күптән ялда булмаган һәм, эштән киткәч, Азәрбайҗанга барып кайтырга булган. Очыш алдыннан аңа карата нинди дә булса сораулар юкмы икәнлеген ачыклаган. Юк икәнен белгәч, ялга киткән. Ялда булганда, массакүләм мәгълүмат чаралары аша үзен эзләүгә игълан иткәннәрен белгән», – дип сөйләде судка Ренат Әхмәтҗановның адвокаты Руслан Губаев.
Кайтуга, Ренатны кулга алалар. Аның күрсәтмәләрен алганнан соң гына, аның элекке җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллинаны кулга алалар.
«Ул бары җитәкчелек күрсәтмәләрен генә үтәгән. Аңа акча җыярга кушканнар, ул барып җыйган. Ул акча урламаган. Аңа бары тик эш биреме бирелгән. Ренат, акча мохтаҗларга, хезмәткәрләрнең туган көненә бүләкләргә, ЗАГС ихтыяҗларына җыела, дип ышанган. Һәрнәрсәгә дә бюджет бүленми бит. Кайдадыр машина ватылган, кайдадыр кәгазь җитмәгән. Барысы да, Ренатны да кертеп, гадәттәгечә ведомство ихтыяҗларына, финанс мендәренә акча җыюларына ышанганнар», – дип сөйләде Руслан Губаев.
«Татар-информ»нан Кирилл Гумиров язмасы тәрҗемә ителде