Хезмәт хакын билгеләнгән вакытта түләмәү инде икенче көннән үк закон бозу булып санала. Бу хакта RT басмасына Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә хокук тәртибе үзәге җитәкчесе, юрист Александр Хаминский сөйләгән.
Аның сүзләренчә, эш бирүченең финанс кыенлыклары булу, банк счетларында акча җитмәү яки контрагентлардан түләүләр соңга калу аны җаваплылыктан азат итми.
Хаминский билгеләп үткәнчә, хезмәт хакын түләү вакытын бозган өчен административ штрафлар каралган. Законда билгеләнгән шартлар үтәлгән очракта, Россия Җинаять кодексының 145.1 маддәсе нигезендә җинаять җаваплылыгы да яный.
Ул аңлатканча, хезмәт хакы тоткарланган һәр көн өчен хезмәткәргә түләнмәгән сумманың кимендә 1/150 өлеше күләмендә компенсация тиеш. Ул Россия Үзәк банкының гамәлдәге төп ставкасыннан чыгып исәпләнә. Компенсация хезмәт хакы фактик түләнгән көнне дә исәпкә алып бирелә. Коллектив килешүдә яки хезмәт шартнамәсендә компенсациянең югарырак күләме дә каралырга мөмкин.
Хезмәт хакы вакытында түләнмәвен раслау өчен хезмәткәргә хезмәт шартнамәсен, исәп-хисап кәгазьләрен, банк күчермәләрен һәм эш бирүче белән язышкан хәбәрләрне сакларга кирәк, дип киңәш иткән белгеч. Моннан тыш, ул эш бирүчегә хезмәт хакы буенча бурычны һәм компенсацияне түләүне таләп итеп язма мөрәҗәгать юлларга һәм аның алынуын раслаучы документны сакларга киңәш иткән.
Эш бирүче бернинди чара да күрмәсә, хезмәткәр Дәүләт хезмәт инспекциясенә, прокуратурага яки судка мөрәҗәгать итә ала.
Аның сүзләренчә, хезмәт хакы 15 көннән артык тоткарланган очракта, хезмәткәр эш бирүчегә бу хакта язмача хәбәр итеп, бурыч түләнгәнче эшне туктатып торырга хокуклы. Әмма Россия Хезмәт кодексының 142 маддәсендә каралган очраклар моннан искәрмә булып тора. Эш туктатылган вакытта хезмәткәрнең уртача хезмәт хакы саклана.