Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хезмәт хакын таләп иткән булган». Яшь актер трансформатор будкасында ток сугудан үлгән

news_top_970_100
«Хезмәт хакын таләп иткән булган». Яшь актер трансформатор будкасында ток сугудан үлгән
"Татар-информ" архивы

18 яшьлек актер Арсен Суховский төзелештә трансформатор будкасында ток сугудан үлгән. Җинаять эше ачылган. РЕН ТВ каналы Тикшерү идарәсенә сылтама белән шул хакта яза.

Ведомство белешмәсе буенча, аның мәетен 14 гыйнварда Звенигород шәһәренең Супонево микрорайонында төзелеш мәйданчыгындагы трансформатор будкасында табалар.

Арсенның тәрбиягә алган анасы сүзләренчә, егет биредә төзелештә эшли. Аның гәүдәсендә электр белән зарарлану билгеләре була.

Арсен Суховский Иван Охлобыстин һәм Ирина Розанова белән бергә кинода төшкән. Ул 2 фильмда – «Ладога» (2013) мини-сериалында һәм тулы метражлы «Недетский дом» (2021) картинасында уйнаган.

Анасы сүзләренчә, Арсенның үлемендә сәерлекләр бар. Мәете табылган трансформатор будкасына аны җитәкчесе җибәргән. Моңа кадәр егет җитәкчедән хезмәт хакын таләп иткән булган, диелә хәбәрдә.

Арсенның үлеме күпләрне борчуга салган. Егет танылуга омтылган, зур кинода, зур сәхнәдә күренергә хыялланган. Һәм аның мәетен фаҗигадән соң берничә көн узгач кына тапканнар. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Арсен башта Краснодарда яши, аннары Мәскәүгә күченә, ул тәрбиягә алган гаиләдә яши. Тәрбиягә алган анасы Юлианна Медведева фаҗигане бик авыр кичерә. Аның сүзләренчә, Арсен үләчәген сизенгән.

«Сенька – безнең тәрбиягә алган балабыз. Мин аны 4 яшьтән үстердем. 10 яшендә авариягә очрады. Үлә язды, параличланган иде, хәрәкәтләнә алмады. Ләкин 1 елдан ул торып китте. Аның башка шалтыратмавына, кысып кочакламавына, җырламавына ышана алмыйм. Ул үләсен сизенгәндер. Үләр алдыннан телефоннан Аллага якынаюын, догалар укуын әйтте», – ди Юлианна.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100