Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хезмәт хакын арттыруны ничек итеп сорау яхшырак?

news_top_970_100
Хезмәт хакын арттыруны ничек итеп сорау яхшырак?
Салават Камалетдинов, архив

Кешеләрнең күбесе җитәкчелектән хезмәт хакын арттыруны дөрес итеп сорауны һәм моның өчен нинди дәлилләр китерәсен белеп бетерми. Эшмәкәр, инвестор һәм психолог Ксения Аверс шул хакта киңәшләр биргән. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Белгеч сүзләренчә, бу мәсьәләдә иң мөһиме – ышандырырлык нәтиҗәләр һәм дөрес дәлилләр китерү.

«Беренче чиратта, саннар китерү кирәк. Иң яхшы аргумент – сезнең сөйләү фонындагы статистика. Үзегезнең һөнәри уңышларыгыз турында сөйләгез, планны даими үтәү һәм арттырып үтәүне әйтегез, даими рәвештә яңа клиентлар китерүегезне әйтегез», – ди белгеч.

Шулай ук билгеле бер өлкәдә хезмәт базарын анализларга һәм башка компанияләрдә хезмәт хакы артыграк булуын (чыннан да шулай булса) җитәкчелеккә әйтегез.

Психолог сүзләренчә, сез теләгән өстәмә акча суммасын алдан уйларга кирәк, юкса җитәкчелек аны үзенчә куячак. Үз вазифаларын төгәл башкаручы һәм җитәкчелек алдында яхшы исәптә булган хезмәткәрләр генә хезмәт хакын арттыруны сорый ала. Җитәкчелек баш тарткан очракта, башка бонуслар – өстәмә яллар, отпускка өстәмә көннәр, түләүсез курслар мөмкинлеге турында фикер алышырга була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100