
1 мартта РФ Хезмәт кодексындагы үзгәрешләр үз көченә керә. Юрист аларның хезмәт хакларына һәм отпускыларга йогынтысын аңлаткан. Life.ru басмасы шул хакта яза.
Аерым алганда, бәйрәм яки ял көннәрендә эшләгән һәм тиешле отгулны кулланмаган хезмәткәрләргә эштән киткәндә компенсация түләнәчәк.
«Хезмәткәр эштән киткәндә арттырылган һәм инде түләнгән акча арасындагы аерманы алырга тиеш була. Ягъни, хезмәткәр отгулын кулланмаган булса, эштән киткәндә аңа бу көн өчен компенсация түлиләр», – дигән юрист Оксана Красовская.
Хезмәткәр ял көнендә яки эшләми торган бәйрәм көнендә эшләгәннән соң 1 ел эчендә ял көне алу хокукына ия. Моннан тыш, ул отгулны отпускыга куша ала.
Хезмәт кодексына тагын бер яңа маддә кертелә. Ул хезмәт хакын тоткарлау белән көрәшүгә бәйле.
Шулай ук остазлык түләү тиеш булган өстәмә эш булып саналачак. «Хезмәткәрне остазлыкка җәлеп итү бары тик аның язма ризалыгы белән генә башкаралачак. Моның өчен хезмәт килешүенә өстәмә килешү төзергә кирәк», – ди Полина Гусятникова.