Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хезмәт хакы алга таба да артуын дәвам итәчәк»

news_top_970_100

Бүген Россия президенты администрациясе җитәкчесенең урынбасары Максим Орешкин ясаган чыгыш социаль челтәрләрдә тарала. Ул хезмәт хакының арта баруы турында сөйләде.

«Президент бу хакта инде берничә тапкыр әйтте, аңлау килергә тиеш – икътисадта арзанлы хезмәт булмаячак. Хезмәт хакы артты инде, ул алга таба да артуын дәвам итәчәк. Һәм бу вазгыятьтә көннән-көн кыйммәтләнә барган ресурсга сакчыл карарга кирәк», – дигән Орешкин «Производительность 360» форумында.

Орешкин әйтүенчә, хәзер илдә идарә итүче кадрлар җитешми.

2024 ел башыннан минималь хезмәт хакы 19200 сум иде – алдагы елга караганда 18,5 процентка күбрәк. Росстат мәгълүматлары буенча, соңгы елда илдә хезмәт хаклары рекордлы рәвештә арткан – 7,8 процентка. Уртача хезмәт хакы – 73 709 сум. Хезмәт хакы Россия тарихында күрелмәгәнчә түбән дәрәҗәдә.

Үзәк Банк җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина да, илдә эшче куллар җитми, дип белдерде. Иң зур кытлык – машина төзелеше һәм химия сәнәгатендә.

2025 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакын 22440 сум дәрәҗәсенә җиткерү ниятләнә. Россия президенты МРОТны 2030 елга 35 меңгә җиткерергә кушты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100