news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хезмәт министрлыгы халыкка ярдәм итүнең яңа принцибын кертә

news_top

Эшләмәүчеләргә ярдәм итү өчен «ике ачкыч принцибы»н кертәчәкләр. Бу хакта Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков хәбәр итте, дип яза РИА Новости.

«Без, дәүләт авыр хәлдә калучыларга ярдәм итәргә әзер, дип әйтәбез. Әмма үзлектән дә көч куярга кирәк. Бу – үзенә күрә «ике ачкыч принцибы», дәүләт ярдәм итә, әмма гражданнар да, моны эшләргә мөмкинлек бирми торган объектив сәбәпләр булмаса, үзләренең финанс хәлен яхшыртуга көч куя», – диде ул.

Котяков фикеренчә, мондый алым – фәкыйрьлек проблемасын хәл итү өчен иң нәтиҗәлесе.

Августта икътисад фәннәре кандидаты, Россия хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин, Россиядә яшәүчеләр, дәүләт белән социаль контракт төзеп, 350 мең сумга кадәр акча алырга мөмкин, дип искәртте.

Социаль контракт – керем дәрәҗәсе билгеләнгән яшәү минимумыннан кимрәк булган Россия гражданнары белән социаль яклау арасындагы килешү. Дәүләт ярдәме программасы аз керемле гражданнарның яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән. Аның төп максатлары: эш эзләү, квалификация күтәрү, үз эшеңне яки ярдәмче хуҗалык ачу.

Ел башыннан 104 меңгә якын кеше, бизнесын эшләтеп җибәрүгә социаль контракт алу өчен, МСП.РФ цифрлы платформасында тест үткән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар