Хезмәт министрлыгы: «Татарстанда авылда яшәүчеләргә бирелә торган түләүләр күләме арта»
Татарстанда гаиләләр өчен балалар бюджеты елдан-ел арта бара. Быел балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итү өчен бюджеттан 30 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте. Бу турыда «Татар-информ» яза.
«Бердәм балалар пособиесен түләү өчен федераль бюджеттан якынча 14 миллиард сум бүленде. Дәүләт бүген моңа бик зур күләмдә акча сарыф итә», – дип билгеләп үтте ул.
Зарипова искә төшергәнчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә авыл җирендә яшәүче хатын-кызлар беренче балаларын 25 яшькә кадәр, өченче балаларын 29 яшькә кадәр тапкан очракта түләүләр ала. Бу түләүләрне билгеләгәндә гаиләнең кереме һәм милке исәпкә алынмый.
25 яшькә кадәр беренче бала тапкан хатын-кызларга 50 мең сум күләмендә түләү каралган. 29 яшькә кадәр өченче бала тапкан хатын-кызларга 100 мең сум түләнә.
Татарстан Хезмәт министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстан хатын-кызлары беренче балаларын ешрак 26 яшьтә таба, ә икенче һәм өченче бала тапкандагы уртача яшь 29 яшь тәшкил итә.
«Әлеге түләү гамәлгә кергәннән бирле 16 меңнән артык хатын-кыз аны алды. Быел Татарстан Рәисе тарафыннан аның күләмен арттыру турында карар кабул ителде», – дип ассызыклады Зарипова.