news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хезмәт министрлыгы МАХ мессенджерын куллану турында закон проекты әзерли

news_top

Россия Хезмәт министрлыгы МАХ мессенджерын эш бирүчеләр һәм хезмәткәрләр арасында кадрлар документларының электрон әйләнеше өчен куллану мөмкинлеге бирә торган закон проекты эшли. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости яза.

«Хезмәткәрләр һәм эш бирүчеләр арасында электрон документ әйләнеше өчен MAX илкүләм мессенджерын куллану мөмкинлеген тәэмин итә торган закон проекты эшләнә. Сүз бурыч турында түгел, ә нәкъ менә үзара хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында бара. Төзәтмәләр кабул ителгән очракта, илкүләм мессенджерны, эш бирүчедән белешмәләр һәм документлар соратканда, отпусклар графигын килештерү яки отпускка гаризалар җибәрү өчен хезмәткәрләр һәм эш бирүчеләрнең үзара хезмәттәшлегенең өстәмә ысулы буларак кулланырга мөмкин булачак», – диелә хәбәрдә.

Министрлык хезмәткәр һәм эш бирүче арасындагы элемтәнең Хезмәт кодексында язылган һәм инде билгеләнгән ысулларын үзгәртергә җыенмый.

Министрлыкта искәртүләренчә, электрон документ әйләнеше ярдәмендә мондый хезмәттәшлекне, аерым алганда, эштәге эчке мәгълүмат системасы аша яки «Россиядә эш» цифрлы платформасы аша, шул исәптән дәүләт хезмәтләре порталын кулланып башкарырга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар