Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хезмәт министрлыгы: «Авыл түләүләре» Татарстан авылларында туучылар санын арттырды

news_top_970_100

Гаиләләргә ярдәм өчен уникаль демографик чара – «авыл түләүләре» Татарстанда 5 ел элек барлыкка килде. Әлеге чара төбәктә авылда туучылар санын арттырырга ярдәм итте. Бу турыда ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова #ТатарстанОнлайн туры эфирында сөйләде.

«Әгәр хатын-кыз беренче баласын 25 яшькә кадәр тапса, аңа 50 мең сум түләнә. 29 яшькә кадәр өченче һәм аннан соң тапкан һәр бала өчен 100 мең сум бирелә. Без авыл җирендә яшәүче гаиләләргә аларның милеген һәм керемен хисапламыйча ярдәм итәбез», – диде ул.

Татарстанның Хезмәт министрлыгы мәгълүматлары буенча, программа эшләгән еллар эчендә республикада 15 мең бала туган. Моннан тыш, төбәктә гаиләләргә юнәлтелгән 60тан артык адреслы социаль ярдәм чарасы гамәлдә. Татарстандагы гаиләләр үзләренә кирәкле ярдәмне алалар.

Республика президенты Рөстәм Миңнеханов гаиләне яклау һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклауның өстенлекле мәсьәлә икәнлеген берничә тапкыр ассызыклады.

«Гаиләләргә ярдәм – безнең эшебезнең даими приоритеты. Гаилә – күп милләтле дәүләтебезнең нигезе, һәр кешенең ышанычлы тылы һәм терәге. Ул традицион кыйммәтләрне ныгыта, буыннар арасында бәйләнешне саклый», – диде Миңнеханов.

Гаиләләрне яклау программасын оештыру һәм гамәлгә ашыру «Гаилә» милли проекты максатларына туры килә, дип яза «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100