Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Херсонда һәлак булган Минзәлә егетен озаттылар: «Барысы да яхшы булыр, дип киткән»

Херсон өлкәсендә махсус хәрби операция барышында Минзәлә егете һәлак булган. 1 ноябрь көнне Иске Матвеевка авылында егетне соңгы юлга озаттылар.

news_top_970_100
Херсонда һәлак булган Минзәлә егетен озаттылар: «Барысы да яхшы булыр, дип киткән»
"Минзәлә-информ"

Хәрби оркестр тавышы астында Украинада һәлак булган Евгений Касаткин белән хушлаштылар. Авылдашларын озатырга, Евгений гаиләсенең кайгысын уртаклашырга дип, бик күп авыл халкы җыелган иде. Иске Матвеевка авылы кешеләре күз яшьләрен тыеп тора алмады. 

Герой белән хушлашу чарасында ТР Дәүләт Советының VI чакырылыш депутаты Азат Хамаев, Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов, Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин, район хәрби комиссариаты җитәкчесе Сергей Владимиров, Казан танк училищесы курсантлары оркестры катнашты. Евгений Касаткинны соңгы юлга озатырга дип, классташлары, дуслары, элекке хезмәттәшләре һәм авылдашлары килгән иде.

 

Фото: © «Минзәлә-информ»

Матәм митингын районы башлыгы Айдар Сәлахов ачып җибәрде. Ул һәлак булган егетне шушы авылдан чыккан герой – генерал Василий Гордовка (Советлар Союзы Герое – авт.) тиңләде. Евгенийның әнисе Валентина Петровнага һәм аның гаиләсенә кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Иске Матвеевка авылында Касаткиннар – хөрмәткә лаек гаиләләрнең берсе.

 

Фото: © «Минзәлә-информ»

Евгений 1989 елда Иске Матвеевка авылында өченче бала булып дөньяга килә. Ул батыр, тыйнак, киң күңелле, көчле рухлы булып үсә. Әтисе Анатолий – фермер. Евгений аңа кырларда уңыш үстерергә булыша, техниканы үз итә. Мәктәпне бетергәч, тракторчы һөнәрен үзләштерә. Армия сафларында төрле «кайнар нокта»ларда элемтәче булып хезмәт итә. Евгенийның ата-анасына еш кына хәрби частьтән рәхмәт хатлары килә. Евгений Касаткин 31 августта үзе теләп Украинага китә.

Евгений Касаткин стратегик билгеләнештәге мотоукчылар гаскәрләрендә хезмәт иткән. «Әни, барысы да яхшы булыр, курыкма», – дип киткән ул. Махсус операциядә катнашканчы, Питрәч районында төзелештә эшләгән.

 

Фото: © «Минзәлә-информ»

«Евгенийның әти-әнисенә бик зур рәхмәт, чын герой үстергәннәр. Без сезнең алда баш иябез. Ул сугыш антына, ата-бабасы сүзләренә тугры калып, үз халкын яклаган», – дип сөйләделәр чыгыш ясаучылар.

Евгений Херсон өлкәсендә барган сугышта һәлак була. Ул Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәде, халкын яклап үз гомерен бирде. Кече сержант Евгенийны Иске Матвеевка авылының православ зиратында җирләделәр. Аны соңгы юлга Россия гимны һәм залп астында озаттылар.

Дильфас Галиев, «Минзәлә-информ»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100