Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Стремоусов: «Россия гаскәрләре Херсоннан Днепрның сул ярына китүе ихтимал»

news_top_970_100

Херсон өлкәсе администрациясе башлыгы урынбасары Кирилл Стремоусов: «Россия гаскәрләре Днепрның сул як ярына китүе ихтимал»,– дип белдерде, – дип яза «Коммерсант»

Херсон шәһәре Днепрның уң ярында урнашкан. Бүген иртә белән җирле пабликлар һәм телеграммалар Херсондагы элеккеге өлкә администрациясе бинасының фотоларын һәм видеоларын урнаштыралар. Аның түбәсеннән Россия флагы юкка чыккан. Херсон өлкәсе хөкүмәтендә моны администрациянең узган атнада Геническига (Кырым янындагы шәһәр) күчерелүе белән аңлатканнар.

«Беләсезме, мин һәрвакыт халык белән, мин үзем дә – Херсон кешесе. Мөгаен, безнең частьләр, безнең гаскәрләр Херсон өлкәсенең сул як өлешенә чыгачак. Херсоннан чыкмаган кешеләр аннан мөмкин кадәр тизрәк китәргә тиеш», – дигән Стремоусов «Соловьев. Live» программасы эфирында.

Хәзер Херсонда урнашкан «Комсомольская правда»ның махсус хәбәрчесе Александр Коц әләмнәрнең администрация һәм Ушаков исемендәге диңгез академиясе бинасыннан югалуын раслаган. Шул ук вакытта ул башка административ биналар һәм уку йортлары өстендә Россия әләменең эленеп торуын билгеләп үтә. Россия флагы хәзер мэрия урнашкан шәһәр Башкарма комитеты бинасы өстендә эленеп тора.

Кирилл Стремоусов үзенең Телеграм каналына шәһәрнең халык күп йөри торган урамнарын төшереп керткән. Ул тагын бер тапкыр кешеләргә тизрәк эвакуацияләнергә куша: «Авыр карарлар һәм бөтен төр очракта да тормышыгызны саклагыз», – дип әйтә.

Ул үз видеоролигындагы флаглар турында да, гаскәрләрне чигендерү турында да сөйләмәгән.

18 октябрьдә Херсон өлкәсе хакимияте халыкны Днепрның сул ярына эвакуацияләү турында игълан иткән иде. Бу карар Украина Кораллы Көчләре һөҗүме аркасында кабул ителде. Шулай ук гражданнар өчен уң як өлешкә керү ябылды. Соңрак эвакуация зонасы сул ярга 15 чакрым киңәйтелде. 28 октябрьгә төбәк администрациясендә халыкны ату зонасыннан эвакуацияләүне тәмамлауларын игълан иттеләр. Ул вакытта хакимият 70 мең эвакуацияләнүче турында хәбәр итте. Кичә, 2 ноябрьдә, Херсон өлкәсе хакимияте Днепр аша транспорт хәрәкәтен вакытлыча туктатырга карар кылды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100