Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Херсон өлкәсендә Яңа Каховка ГЭСы җимерелгән, торак пунктларны су баскан

news_top_970_100
Херсон өлкәсендә Яңа Каховка ГЭСы җимерелгән, торак пунктларны су баскан

Херсон өлкәсендә Каховка ГЭСының өске өлеше җимерелгән, дип хәбәр итте Яңа Каховка мэры Владимир Леонтьев. Аның сүзләренчә, бу – атыш аркасында килеп чыккан. Украина контролендәге территориядә эвакуация игълан ителгән. Россия хакимиятләре Яңа Каховканы эвакуацияләү кирәк дип санамый, Запорожье АЭСы өчен куркыныч юк, диелә. Бу хакта Коммерсантъ сайты яза.

«Төнге икеләрдә ГЭСның өске өлешенә, шандорлар урнашкан җиренә, задвижкаларына берничә һөҗүм булды. Бәхеткә, дамба җимерелмәде», – дигән Владимир Леонтьев.

Мэр сүзләренчә, вазгыять контрольдә, һәм әлегә халыкны эвакуацияләү таләп ителми. «Шулай да, без барыбыз да эш урыннарында һәм иң начар нәтиҗәләргә әзерләнәбез, әмма болар булмас дип өметләнәбез», – дигән ул.

Яңа Каховка хакимиятләре мәгълүматына караганда, су күтәрелүнең иң югары дәрәҗәсе 4 метрга җиткән. Урында Яңа Каховка шәһәре хезмәткәрләре эшли. «Мы вместе с Россией» хәрәкәте рәисе Владимир Рогов, сусаклагычта су төшү тизлеге сәгатенә 12 см, дип хәбәр иткән «Телеграм» каналында.

Яңа Каховкадан түбәндәрәк – Днепряндагы һәм Корсункадагы 300 йорт су басу зонасына керергә мөмкин, дип хәбәр иткән Владимир Леонтьев. Хакимиятләр «вакытлыча эвакуация очрагына барлык кирәкле чараларны да башкара». Херсон өлкәсе хөкүмәте башлыгы Андрей Алексеенко хәбәр иткәнчә, хакимиятләр яр буе авылларында яшәүчеләрне эвакуацияләргә әзер, автобуслар әзерләнгән.

Украина Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, потенциаль рәвештә су басу зонасына Николаевка, Ольговка, Лево, Тягинка, Понятовка, Ивановка, Токаревка, Приднепров авыллары һәм өлешчә Херсон шәһәре (Корабел утравы) эләгергә мөмкин. Су баскан территорияләрдә яшәүчеләргә барлык электр приборларын сүндерергә, документларны һәм беренче чиратта кирәкле әйберләрне алырга һәм коткаручыларның күрсәтмәләрен үтәргә киңәш ителә. Херсон өлкәсенең Украина өлкәсе хакимият башлыгы Днепрның уң ярында су басу куркынычы янаган территорияләрдән эвакуация игълан итте, сул як яр – Россия контролендә. Украина Президенты Владимир Зеленский Милли иминлек һәм оборона советы утырышын җыйды.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Каховка ГЭСының 28 пролетының 11е җимерелгән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы чыганагы. Аның сүзләренчә, су басу зонасына 80 торак пункт эләгергә мөмкин (сүз Россия контролендәге территория турында гына барамы-юкмы икәне төгәл әйтелми).

Запорожье АЭСы өчен Каховка ГЭСы задвижкалары җимерелү кискен куркыныч тудырмый, дип хәбәр итте «Мы вместе с Россией» хәрәкәте рәисе Владимир Рогов. «Моны ашыгыч рәвештә хәл итәргә кирәк, чөнки уртача һәм озак сроклы перспективада бу – АЭС иминлегенә, станцияне тиешле күләмнәр белән тиешле тәэмин итүгә кагылышлы проблема китереп чыгара», – дигән ул ТАСС агентлыгына.

Җимерелүнең 3 версиясе каралган. Каховка ГЭСындагы җимерелүләрнең видеосы 6 июньгә каршы төндә берничә «Telegram» каналда чыкты. Башта аларда, бу – Украина гаскәрләре һөҗүме нәтиҗәсендә булган, дип хәбәр ителде. Иртән Яңа Каховка мэры шартлау турындагы мәгълүматны «ахмаклык» дип атады һәм 3 тапкыр «барысы да яхшы» дип әйтте. Әмма соңрак ул Украинаны атуда гаепләде һәм моны «теракт» дип атады. Украина хәрбиләре шартлатуда Россияне гаепләде.

«Telegram» каналларда шулай ук, элеккеге зыян җимерелүгә сәбәпче булган, дигән версия таралды. Яңа Каховка хакимиятләре Украинаны гаепләгәнче, ТАСС чыганагы да шушы мәгълүматны әйткән иде. Дәүләт агентлыгы әңгәмәдәше «төнлә тыныч булды, очышлар булмады, ә плотинаның бер терәге җимерелде һәм су басты» дип сөйләгән. Владимир Рогов та «шартлату булмаган» дип саный.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100