Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хейтерлар белән ничек сөйләшергә: «Сез маймылга охшаган» диючегә Гүзәл Уразовадан җавап

news_top_970_100
Хейтерлар белән ничек сөйләшергә: «Сез маймылга охшаган» диючегә Гүзәл Уразовадан җавап
социаль челтәрләр

Җырчы Гүзәл Уразова социаль челтәрләрендә мәгънәсез комментарий ияләрен фаш иткәли. Җырчының Төркиядә ял итүе хейтерларының эчен аеруча нык пошырган булса кирәк, соңгы арада усал теллеләр тагын да активлашып киткән. Мәсәлән берсе, уйлап та тормыйча, җырчыга: «Сез маймылга охшагансыз», – дип язып калдырган.

Фирдүс Тямаев булса, тозлап-борычлап берәр нәрсә язып җибәрер иде бу очракта. Гүзәл Уразова исә әдәп-әхлак кагыйдәләрен саклап калган. «Мин бик шат, әле дә ярый крокодилга түгел», – дип кенә җавап кайтарган ул бу «подписчигына».

«Ә сез нәрсә дип җавап бирер идегез, киңәш бирегез әле?» – дип тә сорый җырчы башка язылучыларыннан.

«Җавабың шәп. Энергетик вампирлар күп инде алар», – дигән аңа Нурзадә.

«Гүзәл, мондый кешеләрне кызганырга гына кирәк. Мин, синең визажистың буларак, синең йөзеңнең һәр миллиметрын беләм. Син – искиткеч матур, купшы, затлы, нәфис, үзенә тартып тора торган хатын-кыз», – дип тынычландырган җырчыны визажисты.

«Барыбыз да синең кебек маймыл булсак шәп булыр иде әле ул»;

«Бу – көнчелек. Сез 25 яшьлек кызлар кебек күренәсез»;

«Маймылларга бөтен кешеләр дә маймыл булып күренәдер инде ул. Без – кешеләр, андый маймыллар язганга игътибар итмәскә тырышып, акыллы булып калырга тиеш дип уйлыйм»;

«Чирле кеше генә яза ала мондый сүзләрне. Аны, мөгаен, үзенең тышкы кыяфәте бик нык борчый торгандыр. Үзен кабул итә алмаган кешеләр башкаларга шундый нәрсәләр яза. Андыйларны игътибарыгыздан читтә калдырыгыз», – дип киңәшләр юллаганнар Уразовага.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 16 июль 2023
    Исемсез
    Гүзəл əйбəт жырлый,матур һəр жире килешеп тора.
  • 16 июль 2023
    Исемсез
    Ботен кеше дэ маймылдан яралганын онытмасалар иде дэ бит........
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100