news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ни өчен ватык чынаяктан чәй эчәргә ярамый?

news_top
Ни өчен ватык чынаяктан чәй эчәргә ярамый?
"Татар-информ" архивы

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин ватык чынаяктан эчү турында аңлатты. 

«Ни өчен Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәллам ватык чынаяктан эчмәскә кушкан?» – дип сораганнар аннан.

«Кешеләр дин – аерым, минем тормышым аерым дип уйлый. Юк, без – мөселманнар, безнең яшәү рәвешебез тулысынча – ислам. Анда Аллаһы Тәгаләгә табыну бар, хәтта савыт-сабада да. Күз алдыгызга китерегез, мең ярым ел элек безнең яраткан Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәллам ватык савыттан эчүне тыя. Хәзер дә без СанПин нормаларын ачып карасак, анда акка кара белән язылган: анда микроблар җыела. Ул вакытта микроскоп булмаган, ләкин Пәйгамбәр тыйган», – дип аңлата хәзрәт.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар