Хәзрәт сорауларга җавап бирә: «Үлгән кешенең өчесен, җидесен үткәрү мәҗбүри түгел»
«Татар-информ» «Хәзрәт белән чәй» дип исемләнгән Ислам турында видеоподкастлар циклын дәвам итә. Аларда «Ирек» мәчете имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Камаев, безнең үтенеч буенча, бүгенге көндә дин тотучыларга һәм башкаларга да актуаль булган сорауларга җавап бирде. Бу юлы без «җеназа һәм алар белән бәйле хорафатлар» темасына сөйләштек.
Кеше үлгән йортта көзгеләрне һәм фотоларны ябарга кирәкме?
Юк, бу – хорафат, юк-барга ышану. Шәригать кануннарында бу турыда язылмаган.
Әгәр өйдә мәет булса, ишекне ачык тотарга кирәкме?
Бу – шулай ук хорафат. Ишек ябык та, ачык та тора ала, проблема юк. Әгәр урамда кыш булса, һәм без ишекне ачык тотсак, үлгән кешегә дә, тереләргә дә бик рәхәт булмас, дип уйлыйм.
Үлгән кешене күмгәндә, аның салына торган ясалма тешләрен дә күмәргә кирәкме?
Без моны үзебез сайлыйбыз. Әгәр күммәсәң, аның белән нәрсә эшлибез соң?
Үлгәннән соң кайсы көннәрне искә алу (поминки) үткәрергә кирәк?
Исламда «поминки» дигән төшенчә юк. Үлгән туганнарыңны истә тотарга, алар өчен һәрвакыт догада булырга, Коръән укырга кирәк.
Ләкин Коръәндә еш кына 3, 7, 40 кебек саннар искә алынганлыктан, кайбер мөселман илләрендә нәкъ менә шушы көннәрдә, ягъни 3нче, 7нче, 40нчы көннәрдә, кунаклар җыеп, дин турында сөйләргә, Коръән укырга, дога кылырга һәм үлгән кешене искә алырга җыелу кабул ителгән. Бу максат белән бу көннәрдә безнең якларда да җыелу – гадәти хәл.
Ләкин бу мәҗбүри түгел. Әгәр дә кеше 4нче көнне туганнарын җыйса, бу начар булмаячак. Әгәр дә ул аларны бу көннәрдә бөтенләй җыймаса да начар түгел. Шул ук вакытта бу – безнең якларда дин таралуның бер ысулы, чөнки бу очракта хәзрәт чакырыла, вәгазь сөйләнелә, кунакларны тәмләп ашаталар, шулай ук сәдака өләшәләр һәм әле кунакларга күчтәнәч тә бирәләр. Шуңа күрә моның бернинди начарлыгы юк.
Ә үлгәч, елын үткәрү мәҗбүриме?
Юк, юк.
Үлгән кешене тизрәк күмү яхшыракмы?
Җирләү белән ашыгу – кирәкле гамәл. Чөнки Пәйгамбәр (с.г.в.) үлгәннәребезне тизрәк күмәргә өндәде.
Әгәр дә ярырга кирәк булса?
Бу очракта без җирләүне кичектерергә мәҗбүр.
Йөкле хатын-кызларга зиратка бару тыеламы?
Хатын-кызларга йөкле булса да, булмаса да зиратка бару тыела, дигән әйбер юк. Ләкин җирләү вакытында, ир-атлар җыелып, үлгән кешене соңгы юлга озатканда, хатын-кызларга зиратка барырга ярамый. Чөнки монда җенесләрне катнаштыру мәсьәләсе дә бар һәм хатын-кызларның артык хискә бирелүчәнлеге дә. Хатын-кызлар акырып елый да башларга мөмкин, хәтта кабергә сикерергә тырышкан очраклар да бар.
Җирләү тәмамлангач, һәм ир-атлар киткәч, хатын-кызлар тыныч кына үлгән кеше каберенә бара ала, шулай ук аның өчен дога кыла, Коръән укый ала.
Мөселман үлгән йортта 3 көн ашарга пешермиләр – бу дөресме?
Бу сорау кешеләрнең бер-берсенә ярдәм итәргә тиешлеге турында. Димәк, туганнары үлгән кешеләрнең хәлен җиңеләйтер өчен, ислам буенча аларга ярдәм итү – гадәти хәл. Мәсәлән, алар өчен ризык пешерү. Шулай ук өчесе көнне җыелганда, кешеләрнең хәле болай да авыр, һәм аларның хәлен җиңеләйтергә тырышып, сый әзерләүдә булышырга кирәк.
Кабергә таш кую рөхсәт ителәме?
Монда шуны аңларга кирәк: кабер өстенә куелган таш һәйкәл кебек булырга тиеш түгел. Һәм анда кешеләрнең, хайваннарның сурәтләре һәм фотолары булмавы яхшы.
Ә нәрсә рөхсәт ителә?
Гадәттә үлгән кешенең исемен, туган һәм үлгән көннәрен язалар. Коръәннән кайбер аятьләрне язарга була. Кайберәүләр шигырьләр яза.
Үлгән кеше төшкә керә икән, димәк, син нәрсәдер дөрес эшләмисең, диләр.
Төшләр – аерым зур тема. Әйдәгез, аңа аерым чыгарылыш багышлыйк.
Сез җирләү белән бәйле булган тагын нинди хорафатлар турында әйтер идегез?
Бик еш веноклар һәм чәчәкләр алып киләләр. Шуны аңларга кирәк: үлгән кешегә алардан бернинди файда юк, шуңа күрә моның өчен акча сарыф итәргә кирәкми. Бу акчаны мохтаҗларга яки мәчеткә тоту яхшырак.
Кайбер якларда үлгән кешегә ризык китерәләр, ниндидер эчемлекләр куялар. Кеше үлгәч, аның бу дөнья белән бәйләнеше өзелә, һәм ризык яки су аңа бернинди файда китермәячәк. Шуңа күрә моны да эшләргә ярамый.
- Тимур хәзрәт Камаев – Казанның «Ирек» мәчете имам-хатыйбы, Коръән-хафиз. 1993 елда Азнакайда туган. КФУның геология факультетын «геофизика» белгечлеге буенча кызыл диплом белән тәмамлый. Параллель рәвештә Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый. Истанбулда Коръән-хафизларның 3 еллык курсларын тәмамлый.
«Татар-информ»нан тәрҗемә ителде