news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хәзрәт: «Мин сиңа шалтыраттым, нигә җавап бирмәдең?» – дип сорама

news_top

Мин сиңа шалтыраттым, нигә җавап бирмәдең?» дип сорама. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директоры урынбасары, мөгаллим Зөлфәт хәзрәт Габдуллин телеграм-каналында шулай дип яза.

«Кемгәдер берничә тапкыр шалтыраттыгыз, әмма ул сезгә җавап бирмәде. Аннары шул кешене икенче көнне яки башка бер вакытны күргәч: «Теге вакытны шалтыраткан идем, нигә җавап бирмәдең?» – дип сорамавыгыз хәерлерәк булыр.

Чөнки бу сорау аша сез ул кешене, бәлки, ялган җавап бирергә мәҗбүр итәрсез. Ә ул, оялудан йә әдәп саклап, «күрмәгәнмен», «мәшәкатьле идем» дип акланырга тырышыр.

Ә бит һәр кешенең дә күңеленә авырлык төшкән вакыт була: сөйләшәсе килми, дөнья белән араны өзеп торасы килә...

Мондый халәттә кеше беркемне дә яратмаганга түгел, ә бары тик күңел хәле сөйләшергә әзер булмаганга җавап бирми. Шуңа күрә артык басым ясамагыз.

Аллаһы Тәгаләнең сүзләрен истә тотыйк:

Әгәр анда [җавап кайтарачак] беркемне дә тапмасагыз, сезгә рөхсәт бирелгәнче анда кермәгез. Әгәр сезгә: «Китегез [керергә рөхсәтем юк]!» – дип әйтелсә, китеп барыгыз, бу – сезнең өчен хәерлерәк [бер гамәл]. Аллаһ – ни кылганнарыгызны [бик яхшы] белүче.

«Ән-Нур» сүрәсе, 24:28

Яхшы уйда булыгыз. Һәр гамәлне хәерле якка юрагыз. Кешеләрне аңларга тырышыгыз!» – ди Зөлфәт хәзрәт.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 7 июль 2025
    Исемсез
    Акыллы киңәшеңә рәхмәт Зөлфәт энем.Бик урынлы җавап.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар