Хәләл мәҗлесләр алып баручы Айваз Садыров социаль челтәрдәге сәхифәсендә язылучыларына дингә кагылышлы сорауларга җавап табарга ярдәм итә.
Мәһәр турында сорауга Казанның «Туган авыл» мәчете имамы Нуруллаһ хәзрәт Зиннәтуллин җавап бирә.
– Мәһәр сораганда чамасын белмәгән кызларны күргән бар. Мәһәрнең чамасы бармы?
– Мәһәрнең уртачасы дигән әйбер бар. Бүгенге көндә, элеккеге алтыннар белән исәпләгәндә, уртача мәһәр – 700-800 мең сум, 1 миллион сум тирәсе. Бу – уртача мәһәр. Без аны исәпләп чыгарган идек. Безнең хәзерге хезмәт хаклары, яшәү шартлары белән ул шуңа туры килә. Кимендә тимер йөзек тә ярый. Ул 10-15 мең сум булса дөресрәк булыр иде. Элек тимер эшләнмәләре кыйммәт йөргән бит.
Әгәр дә бүген кыз бала кыйммәтле машина, фатирлар сорап кияүгә чыга алмый икән, аннары бәясе бераз төшә. Шуңа күрә аның күбесенең чиге юк.
Мәһәр – кәләшкә никах бүләге.