news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хәзрәт аңлата: «Бисмилләһ» сүзенең бәрәкәте, өйдән чыкканда, кергәндә укый торган догалар

Аллаһның исемнәре кешене көндәлек бәла-казалардан саклаучы иң куәтле корал да булып тора.

news_top
Хәзрәт аңлата: «Бисмилләһ» сүзенең бәрәкәте, өйдән чыкканда, кергәндә укый торган догалар
Фото: «Татар-информ»

Казанның Әмәт мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев «Бисмилләһ» сүзенең бәрәкәте һәм саклау көче турында аңлатты.

Аллаһның исемнәрен атау безнең көндәлек тормышыбызның да аерылгысыз өлеше. Мәсәлән, Ислам шәригате буенча ризыкның хәләл яки хәрәм булуы да нәкъ шушы исемгә бәйле. Хайванны чалганда «Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр» дип Аллаһның исемен әйтү – итне хәләл генә итеп калдырмый, ә аны кеше организмы өчен файдалы да итә. Хәтта хәзерге заман фәнни тикшеренүләре дә дога кылынган, Аллаһ исеме әйтелгән суның яки ризыкның структурасы яхшы якка үзгәрүен, аның бәрәкәтле булуын раслый.

Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм өйрәткәнчә, кеше үз өенә кергәндә «Бисмилләһ» әйтсә, шайтан үзенең иярченнәренә: «Монда сезгә кунарга урын юк», – дияр.

Әгәр ризык ашаганда «Бисмилләһ» әйтсә, шайтан: «Монда сезгә ризык та юк», – дип китеп барыр.

Ә инде Аллаһ исемен искә алмаса, шайтан кеше белән бергә өйгә дә керер, аның ризыгын да уртаклашыр. Шуңа күрә һәр эшне Аллаһның исеме белән башлау – тормышыбызга бәрәкәт һәм сәламәтлек кертә.

Шулай ук Аллаһның исемнәре кешене көндәлек бәла-казалардан саклаучы иң куәтле корал да булып тора. Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм иртә-кич укырга кушкан догаларның берсендә болай диелә:

«Бисмилләһил-ләзии ләә ядурру мәгас-миһии шәй’үн фил-әрд вә ләә фис-сәмәә’и вә һүәс-Сәмиигуль-Галиим»

Мәгънәсе: Җирдә һәм күктә булган бернәрсә дә Аның исеме белән сакланганда зыян китерә алмый торган Аллаһ исеме белән башлыйм. Ул – Ишетүче һәм Белүче..

Кем шуны иртә-кич укыса, аңа бернинди зыян кагылмас.

Өйдән чыгып киткәндә болай дип әйтүче кешене Аллаһ Тәгалә шайтаннан һәм төрле начарлыклардан саклар:

«Бисмилләһ, тәвәккәлтү галәллаһ, ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләһ»

Мәгънәсе: Аллаһ исеме белән чыгам. Аллаһка тәвәккәл кылдым. Аллаһтан башка көч һәм куәт иясе юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар