news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Хәзинә» галереясендә Тукайга багышланган «Һөнәрчелек шигърияте» күргәзмәсе ачылды

news_top

Казанда «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә татарларның декоратив-гамәли сәнгатенә багышланган «Һөнәрчелек шигърияте» күргәзмәсе ачылды. Ул Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Символга әверелгән сүз» проектының мөһим бер өлеше булып тора. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Күргәзмәгә килүчеләр шагыйрьнең тормышына бәйле әйберләр – кулдан эшләнгән тукымалар, күн мозаикасы, тамбур чигүе, зәркән эшләнмәләре, театр костюмнары, бутафория һәм башка бик күп экспонатлар белән таныша ала.

«Тукай – халык шагыйре. Аның тормышы Казан губернасында узган, ә ул чорда традицион һөнәрләр көндәлек тормышның аерылгысыз өлеше булган. Аның замандашлары бәйләгән, тукыган, чиккән әйберләр – музейда гына саклана торган борынгы ядкәрләр түгел, ә шагыйрь иҗатына йогынты ясаган җанлы мохит. Күргәзмә шул дөньяны тоярга ярдәм итә», – дип концепцияне аңлатты ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалеева.

Ул тамашачының музей фондындагы Тукай белән бәйле әсәрләрнең бары тик бер процентын гына күрә алуын әйтте. Оештыручылар махсус күргәзмәне экспонатлар белән кирәгеннән артык тулыландырмаска булган. Бу һәр әйберне игътибар белән карарга, аның мәгънәсен аңларга мөмкинлек бирә.

Күргәзмә «Сафьян» фольклорны өйрәнү һәм һөнәрчелекне үстерү үзәге белән берлектә, Татарстан Республикасының гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән гранты кысаларында оештырылган. Музей өчен бу үзәк белән тормышка ашырылган инде икенче уртак проект. Күргәзмә 20 сентябрьгә кадәр эшләячәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар