news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Хәзерге вазгыять турында уйланырга этәрер»: Альберт Вәлиуллиннан тормышчан клип

news_top
«Хәзерге вазгыять турында уйланырга этәрер»: Альберт Вәлиуллиннан тормышчан клип
Фото: Альберт Вәлиулллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Хатын-кыз тамашачылар мәхәббәтен яулаган җырчы Альберт Вәлиуллин «Качышлы уйныйбыз» дигән яңа җырына клибын тәкъдим итте. Аны барлык музыкаль мәйданчыкларда тыңларга була.

Яңа җырның сүзләрен Айгөл Вәлиуллина язган, ә көен Риваль Хисмәтуллин иҗат иткән.

«Бу җыр һәм клип күңелегезгә ятып, хәзерге тормыш һәм вазгыять турында уйланырга этәрер, дип ышанам», – дип язган җырчы.

Яңа иҗат җимешен тыңларга өлгерүчеләр җырчы белән килешкән. Язылучылары яңа гына татар эстрадасына күтәрелгән җырчының берсеннән-берсе матур җырлар башкаруына соклануларын белдергәннәр һәм иҗади уңышлар теләгәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар