Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәзерге вакытта машина сату отышлымы?

news_top_970_100
Хәзерге вакытта машина сату отышлымы?
Владимир Васильев, архив

Fresh Auto автомобильләр маркетплейсы генераль директоры Денис Мигаль хәзерге вакытта машина сатуның нюанслары турында «Российская газета»га сөйләгән.

«Быел октябрьдә тотылган машина бәясе 3 процентка – якынча 35 мең сумга кимеде. Хәзер тотылган машинаны 1,22 млн сумга алып була. Бу – икенчел базарда бәяләр кимүнең беренче очрагы. Соңгы 4 айда тотылган машина бәяләре артты. Былтыр ноябрьдә тотылган машинаның уртача бәясе 922 мең сум булса, гыйнварда 688 сум булуын исәпкә алып, машинаны табыш белән сатып була, дигән сүз.

Икенче яктан, бу сумма яңа машина алу өчен җитмәскә мөмкин. Аның уртача бәясе быел 10 айда 2 млн 270 мең сум булды. Әгәр булган машинаны дөрес итеп файдалансаң, вакытында хезмәт күрсәтсәң, ул принципта яхшы халәттә булса, сатуны кичектереп торырга була.

Яңа машиналар һәм икенчел базарда ликвидлы модельләр дефициты шартларында, ихтыяҗ арткан вакытта, тотылган машиналарның бәясе югары булып калачак. Ләкин декабрьдә традицион ташламалар һәм махсус тәкъдимнәр көтелергә дә мөмкин.

Моннан тыш, тотылган машиналарның икенчел базарын глобаль алганда, базарда 50 млн авто бар, алар клиентларның ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен җитәрлек. Сатып алу турында карарны ихтыяҗга карап кабул итәргә кирәк – әгәр машинаны кичекмәстән алмаштырасы булса, сатып алуны озакламау хәерле», – ди белгеч.

«Дром» автомобильләр порталының үсеш буенча директоры Антон Серков сүзләренчә, машинаны сатарга була, ләкин бер шарт белән – башка машина алырга кирәк булмаса.

«Бу сорауга җавап сатуның максатына бәйле. Россиядә автомобильләр бүген башка чактагыдан кыйммәтрәк тора. Рубль эквивалентында да, валютада да. Бер очракта сатуны «бик табышлы чара» дип санау мөмкин: әгәр сезгә алмашка башка машина кирәк булмаса – чөнки ул да кыйммәт тора.

Икенче отышлы очрак – акча булсын яки кредитны киметү өчен, кыйммәтле машинаны арзанрак машинага алмаштыру. Башка очракларда машина сату турында карар максатлар һәм финанс мөмкинлекләренә карап кабул ителә. Үз машинагызны сату өчен тагын да яхшырак шартларны махсус көтеп торырга киңәш итмәс идем», – ди Антон Серков.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100