
Зумерлар буыны кешеләрендә акыл тешләре юкка чыккан. Стоматологлар бу тешләрне «восьмерки» дип тә атый. Белгечләр яшь буында бу тешләр булмауга игътибар иткән. Моңа фастфуд һәм эволюция гаепле, дип яза «SHOT» телеграм-каналы.
- «Зумерлар» буыны – 1997-2012 елда туган кешеләр.
Дантистлар сөйләгәнчә, гадәти 4 акыл теше яшь буында хәзер сирәк күренеш. Зумерларда бу тешләр чыкмый гына түгел, алар бөтенләй юк, хәтта акыл тешләренең тамырлары да булмый икән. Еш кына, тешләргә снимок ясаганда, стоматологлар иң күп дигәндә 2 акыл теше күрә.
Стоматологлар фикеренчә, бу – йомшак ризык ашау һәм эволюция белән бәйле. Фастфуд ризыгындагы йомшак кәтлит ашау – бөтен ит кисәге чәйнәү белән бер түгел. Шуңа күрә замана балаларында тешләрнең формасы үзгәрә – алар азая һәм элеккечә үк үткен булмый.
Хәзерге заман кешесенең казналыгы да кечерәя, дип сөйләгән Сеченов университетының Стоматология институты укытучысы Екатерина Масликова. Шуңа күрә, акыл тешләренә чыгарга урын да юк. Ә чыкканнары исә кәкре, чалыш булып үсә. Моның уңай ягы да бар: акыл тешләрен алдырып интегәсе һәм акча түгәсе юк. Бер акыл тешен алдыру якынча 8-15 мең тора.