Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәзер 1 Сентябрьдә мәктәпкә ничек киләләр: «лифчиктагы» кыз һәм кыз булып киенгән малай

Екатеринбургта халык 1 Сентябрь шаукымыннан айнып бетә алмый – мәктәп линейкасына лифчиктан гына килгән кыз һәм кызлар киеменнән килгән егетне «чәйниләр».

news_top_970_100
Хәзер 1 Сентябрьдә мәктәпкә ничек киләләр: «лифчиктагы» кыз һәм кыз булып киенгән малай
E1.RU

Екатеринбург мәктәпләрендә 1 Сентябрьдә халыкны шаккатырырлык ике очрак булды.

«92 нче мәктәпнең 8 классында укучы кыз мәктәпкә лифчиктан гына килгән» дигән хәбәр социаль челтәрләрдә яшен тизлегендә тарала. E1.RU сайты мәктәп директоры Максим Калинкин белән сөйләшкән. Ул: «Бәйрәмне бозасы килмәде, шуңа күрә әти-әнисен икенче көнгә чакырдык», – дигән. Кыз үзе болай киенүенең сәбәбен аңлата алмаган.

Икенче көнне кыз үзенең ник алай киенгәнен аңлаткан. «Бу – эчке кием түгел, бюстгальтер түгел, лифчик түгел, ә топик. Ә күлмәкне киясем килмәгәнгә кимәдем», – дип, бик гади генә аңлаткан ул.

108 нче гимназиядә исә 7 класста укучы малай бөтенесен дә шаккатыра. Ул… кызлар киеменнән килгән! Килгән һәм башка малайлар белән фотога төшкән. Әти-әнилә: «Без шок хәлендә, нигә аны кайтарып җибәрмәгәннәр, нигә мәктәпкә керткәннәр!» – дип тавыш чыгарган.

Ә малай үзенең «дуракка сабышуын» гына әйткән. Иптәшләре шаяртуны кабул итсә дә, әти-әниләр мәктәптән катгый карар таләп иткән. E1.RU каналы язуынча, Мәгариф идарәсе нидер әйтүдән баш тарткан, директор сөйләшүдән качкан. Полициягә хәбәр итәргә кирәк, бу ЛГБТ – «зәңгәрлек»не агитацияләү» дип өндәүчеләр дә булган, әмма беркем полициягә гариза да язмаган булып чыккан.

Ә кешеләр ике төркемгә бүленгән. «Яшь чагында да дуракланмагач, кайчан дуракланырга? Ул егетне театраль эшчәнлектә катнаштырыгыз», «Верка Сердючка шулай карьера ясады. Без яшь чакта да, бәхәсләшеп, кызлар киемендә килдек – бөтенебез дә нормаль кешеләр булып үстек», «Кеше нәрсә тели – шуны кия ала. Ошамаса –карама», «Егет белән кыз көләргә уйлаган: ул егетләр киемендә килгән, бу – кызлар киемендә. Кызны беркем күрмәгән, ә моннан скандал чыгардыгыз», «Ә чалбарлы кызлар да ЛГБТ-пропагандамы?» – дип яклап язалар. 

Шулай ук, мәктәптәге линейканың рәсми чара булуын, мәктәп шаярту урыны түгеллеген язучылар да бик күп.

Шәһәр Мәгариф идарәсе мәктәпкә тикшерү белән килгән. Ниндидер карарлар әлегә кабул ителмәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100