Хәзер яшьләр купшы туй ясамый: «Әйе» дип әйтү күпмегә төшә?
Хәзер яшьләр туйларын тар даирәдә бәйрәм итүгә өстенлек бирә, яки туйдан бөтенләй баш тарта.

Зур туй: 80 кунак
Айгөл һәрвакыт туй турында хыялланган, шуңа күрә рәсми язылышу белән генә чикләнергә теләмәгән. Үз бәйрәмнәренә алар 80 кешене чакырган. Ә туй аларга 1 млн 300 мең сумга төшкән. Яшь пар туйны шәһәрнең популяр мәйданчыгындагы җәйге банкет залында бәйрәм иткән.
Иртән кәләш студиягә килә, макияж һәм прическа ясата, аннары кәләшнең дуслары белән фотосессиясе була. Көн кияү белән кәләш очрашуы һәм аларның фотосессиясе белән дәвам итә. Шуннан соң яшь пар мәйданчыкка китә, анда фуршет һәм кунакларны каршы алу башлана. Бармен коктейльләр ясый, полароидлы welcome-зона була, кунаклар шунда ук әзер фотолар ала.
Яшь пар ЗАГСта 1 көн алдан язылыша, анда алар икәү генә була. Бәйрәм көнендә исә күчмә язылышу уздыралар.
Айгөл бик күп туй күлмәкләре киеп карый, иң элек күңеле купшы күлмәкләргә тартылган булса да, ахырда ул гадирәк күлмәккә туктала. Күлмәк аңа 30 мең сумга төшә.
Күчмә язылышудан соң барысы белән фотосет, банкет, конкурслар, ашау, азакта зур торт булды. Без матур базада бәйрәм иттек, чөнки анда табигать, чатыр, ә аның астында безнең банкет залы иде. Бездә туй үткәрү-үткәрмәү турында сүз булмады, чөнки бу көн гомердә бер тапкыр була. Без шунда ук «бу көн, бу хис-кичерешләр мәңгегә истә калачак» дип уйладык. Туй ул гомер буена истә кала, аны үткәрергә кирәк, без үкенмибез, – дип уртаклаша Айгөл.
Туйга яшь пар февральдән августка кадәр әзерләнгән, төп әзерлек 3 ай дәвам иткән. Алар туйны мөстәкыйль оештырганнар, ләкин туй көнендә ял итәргә, бернәрсә өчен дә борчылмаска, координаторга мөрәҗәгать иткәннәр.
Туйның икенче көнендә яшь пар туганнары һәм кунаклар белән ял итү базасына барган.
Тар даирәдә туй: 10 кунак
Мария туен 3 ел элек бәйрәм иткән, һәм алар бары тик якын туганнарын гына чакырганнар – барлыгы 10 кеше. Алар шәһәр читендәге клубта локация арендалаган, сомелье чакырган, кейтеринг, кичке аш һәм фотографка заказ биргән. Пар бернинди программа да әзерләмәгән: кунаклар ашаган, аларны котлаган, фотосессия ясатып таралышкан.
Икенче көнне яшь пар язылышырга бара. Барысының да ял көне булсын өчен, бәйрәмне якшәмбе көнне билгеләп үтәләр, ә дүшәмбе көнне язылышалар, моңа матур 08.08 датасы да сәбәпче була.
Үзләре азрак акча тотарга планлаштырган булса да, туй аларга якынча 90 мең сумга төшкән. Күлмәкне кәләш гадәти кибеттән сатып алган, бу универсаль ак күлмәкне ул хәзер дә кия икән.
Нәтиҗәдә, туй аларның чыгымнарын 5 тапкыр арттырып каплаган.
Туйны без матур фотолар һәм әти-әниләребез өчен истәлек булсын дип үткәрдек. Ул шулай булды да, бәйрәм күңелле гаилә шартларында узды, – ди Мария.
Туйдан баш тартканнар: 0 кунак
Илдар белән Лилия никахын зурлап уздырган, шуңа күрә туйдан баш тарткан. Ислам традицияләре буенча никахлашу йоласы күп чыгымнар таләп итә. Яшь пар туй уздырса, аларга 100гә якын кунак чакырырга туры килгән булыр иде, ул вакытта банкет кына да 400-500 мең сумга төшәр иде. Чөнки кафе-рестораннарда 1 кешегә меню 3-5 мең сумга төшә.
Безнең өчен иң мөһиме – матур никах үткәрү иде. Ә туй урынына без ялга барырга булдык. Безнең традицияләр шундый инде: бәйрәм итсәң, беркемне дә үпкәләтмәс өчен, барысын да чакырырга кирәк, ләкин бу – артык чыгымлы, шуңа күрә бөтенләй үткәрмәү җиңелрәк иде. Иң мөһиме, без Лилия белән бу карарны бергә кабул иттек, мөгаен, 20 яшьтә туй булуын телисеңдер, әмма 30 яшьтән соң ул инде мөһим түгел, – ди Илдар.
Мегатуйлар үткәндә калды
Туйлар оештыручы Мария сүзләренчә, күп итеп кунак чакырып туйлар уздыру үткәндә калган. Хәзер яшь парлар 20-60 кунакка исәпләнгән туй кичәләрен сайлый. Әмма бу сандагы кунаклар да арзанга төшми, 450 мең сумнан башлана. Кәләшләр кыска күлмәкләрне өстен күрә. Күчмә язылышулар белән хәзер беркемне дә гаҗәпләндереп булмый.
Бәйрәм программасын сайлаганда, күпләр хәзер конкурслар һәм күңел ачуларсыз гадирәк форматларны сайлый. Аларны төрле квизлар-интеллектуаль викториналар алыштырган. Яңалыкларга килгәндә, бер зур бәйрәм торты урынына күпләр хәзер һәр кунакка мини-тортлар таратуны сайлый икән. Фотосессияләрдә җанлырак һәм хәтта ачыктан-ачык фотолар ясау модага кергән, кыйммәт булуы аркасында, видеодан кайберәүләр баш тарта, ди Мария.
Чыганак: «Челнинские известия», Юлия Зәйнуллина