Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хәзер улың нишләр инде?» – Эшмәкәр хатын һәм аның дусты тауларда йөргәндә һәлак булган

news_top_970_100

Воркутадан Анастасия Б. һәм аның дусты Владимир С. май бәйрәмнәрендә, кар машинасына утырып, Поляр Урал тауларын яуларга китәләр, ләкин кайтканда ерганакка егылып төшәләр. Әлеге табигать паркы бик матур һәм уникаль, ләкин анда менеп җитү авыр, ди анда булучылар. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

Фаҗига турында 2 майда билгеле була, бәхетсезлек очрагы 1 көн алдан килеп чыга. Тозакка төшкән туристларга шунда ук медицина ярдәме күрсәтелә алмый. 1 майда тауларда һава торышы начар була, шуның аркасында коткаручылар вертолеты очып килә алмый. Давыл басылгач, коткаручылар Владимирның мәетен таба, ә Анастасия бик авыр хәлдә була. Табиблар аның тормышы өчен берничә көн көрәшә, әмма Анастасиянең организмы яраларны җиңә алмый.

«Күпләр аңламый, син бит нәфис хатын-кыз, диләр»

43 яшьлек Анастасиянең тормышы һәрвакыт экстрим, шау-шулы тау сәяхәтләре, якты тәэсирләр белән тулы була. Аның социаль челтәрләрдәге битләренә язылучылар (ул шәһәрдә танылган парфюмер була һәм бизнес белән шөгыльләнә) тыштан тыныч һәм назлы күренгән хатынның ничек итеп мондый куркыныч спорт төрләреннән ләззәт ала алуын аңлый алмый.

– Күпләр аңламый... Алар миңа: «Син бит нәфис хатын-кыз!» – диләр. Минем өчен бу – мавыгу гына түгел, ә тормыш рәвеше, фантастик маҗаралар һәм кызыклы кешеләр белән танышу – тормышымның зур бер өлеше, – ди Настя.

Анастасия үзенең барлык сәфәрләре турында социаль челтәрләрдә сөйләп бара. Ул яңа комбинезонын пычратса да, Шудаягка (Коминың Ухта районындагы бистә) менеп җитүе турында шатланып сөйли.

Парашюттан сикерүләр, кар машиналарында экстремаль сәфәрләр, елга сәяхәтләре – Анастасиянең тормышы шундый була.

Дусты Нелли Анастасиянең мәктәптә укучы улы булуы турында сөйли. Ул улын да үзе белән төрле сәфәрләргә алып барырга тырыша. Бала да әнисе белән вакыт үткәрүе, аның мавыгуларын уртаклашуы һәм биек тауларга менүе белән бәхетле була.

– Хәзер улы нишләр инде... Безнең балалар бер сыйныфта укыйлар иде, без үзебез дә сыйныфташлар идек. Мондый үлем – бу ялгыш, – ди Нелли.

Анастасия белән хушлашу Воркута шәһәрендә була, ләкин аны башка шәһәрдә җирлиләр: гаиләсе шулай хәл итә.

Бөтен тормышы сәяхәт

Владимирга нибары 37 яшь була, әмма бу кыска гына гомерен ул янып яшәде, диләр аның якыннары. Ир-ат җәяү һәм велосипедта табигатьтә йөрергә яраткан яисә, кар машинасына утырып, тауларны яулаган. Владимир театр белән дә мавыккан. Дуслары һәм якыннары белән бергә алар театр фатирниклары оештырганнар.

– Синең тормышыңда төрле вакытлар булды, әмма, шуңа да карамастан, син якты, игелекле, бәхетле һәм эчкерсез кеше булып калдың. Син тауларны яраттың, хәтта алар белән саташа идең... шунда калдың да, – ди дусты белән хушлашуда Нора Г.

Владимирны иртә югалту гаиләсе өчен зур фаҗига була. Сеңлесе Арина абыйсын югалту бик авыр булын әйтә.

– Якын кешем – абыем һәлак булды. Матур китте. Тормыш шатлыгын аңлаган, иҗат ташкынында кайнаган хәлдә. Күз яшьләре үзеннән-үзе ага, авыр, бик авыр, – дип елый Арина.

Рәсми мәгълүмат

Тикшерү комитеты Коми туристлары үлеме факты буенча тикшерү башлады. Ведомство хезмәткәрләре хәзерге вакытта булган хәлнең барлык нечкәлекләрен җентекләп өйрәнә. Җинаять эше ачу-ачмау турында соңгы карар барлык тикшерү алды чаралары тәмамланганнан соң кабул ителәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100