Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәзер туйлар ничек уза: «Элекке кебек эчмиләр, кияү футболкадан»

news_top_970_100
Хәзер туйлар ничек уза: «Элекке кебек эчмиләр, кияү футболкадан»
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Берничә ел элек кенә яшь пар үз туйларын кыз алырга бару, бирнә әзерләү йоласыннан, туй күлмәге һәм бик күп кунаклар чакырып банкеттан башка күз алдына да китерә алмый иде. Туй оештыручысы Гүзәл Иванова «Челнинские известия»гә бу бәйрәмнең традицияләре ничек үзгәрүе турында сөйләде.

Төп кагыйдә – бернинди кагыйдәләр дә булмау

Соңгы 2 елда Чаллыда күбрәк туйлар «вечеринка» форматында уздырыла башлады. Шул ук вакытта мәҗлеснең төп кагыйдәсе – кагыйдәләр булмауда. Бәйрәмдә 20-30-40, иң күбе 60 кеше җыела. Традицион туйлар да бар, ләкин хәзер андый туйлар – бик сирәк күренеш.

– Барлык туганнарны, хәтта бик ерак туганнарны да җыеп, бик күп кунаклар чакырып үткәрелгән туйлар бик сирәк. Андыйларны елына 1-2 тапкыр гына үткәрәбез. Классик туйлардан читләштек, – ди Гүзәл.

Шәһәрдә хәзер төрле бюджет өчен туй агентлыклары бик күп. Гүзәл агентлыгы 2016 елдан бирле эшли, һәм ул туйлар оештыру буенча заказлар кимемәгәнен билгели. Хәтта ЗАГСка кул куярга гына килгән парлар да соңрак матур итеп бизәлгән өстәл янында кичке ашка җыела. Андый туйларның программасында төрле артистлар юк, бәйрәм бары тик яңа өйләнешкән пар өчен төзелгән.

Күңел ачу өлешенә килгәндә, күп кенә тантаналарда оештыручылар классик интерактивлардан читкә киттеләр. Ешрак төрле квизлар үткәрелә башлады. Кунаклар үзләренә уңайлы булганны өстен күрәләр: алар өстәл артында утыра алалар, шул ук вакытта залның үзәгенә чыкмыйча, чарада катнаша алалар. Кунаклардан акча җыймыйлар, конкурсларга чыгарга сорамыйлар. Гүзәл билгеләп үткәнчә, алар тамадалар белән хезмәттәшлек итми – хәзер туй башка форматта үтә, классик банкетларны кабул итмиләр. Элекке традицияләр, мәсәлән, кәләшне сатып алу, хәзер хупланмый. Әгәр дә пар өчен бирнә сатып алу, кыз алулар кирәк икән, бу йола никах вакытында үтә.

– Без кемнедер гаҗәпләндермәскә, ә үзебезне сөендерергә, атмосфера булдырырга телибез. Программада бары тик алып баручы гына булырга мөмкин, һәм бу җитә дә. Шул ук вакытта ул – вакыйганың модераторы, ул күп түгел, әмма ул барысын да идарә итә, – дип, Гүзәл мәҗлеснең нечкәлекләрен аңлата.

«Вечеринка» форматындагы туй кунакларның Европа стилендә озын өстәлләр янында утыруы белән аерылып тора.

Тантана өчен хәзер, ешрак, су янындагы, табигатьтәге урыннарны сайлыйлар. Гүзәл билгеләп үткәнчә, Чаллыда һәм округта мәйданчыкларның инфраструктурасы бик яхшы үсеш алган, мондый урыннарны сайлап алу мөмкинлеге күп, хәтта Казан янында да андый урыннар юк.

Минималь бюджет – 350 мең сум

Узган ел Гүзәл командасы белән 25 кунакка 350 мең сумлык бюджет белән берничә туй үткәргән. Чаллыда 50-80 кешегә туй үткәрү өчен, уртача 700-800 мең сумга исәп тотарга кирәк.

Туй оештыруда өч мөһим әйбергә игътибар итәргә кирәк. Туйның ничек узуының 80 проценты шуларга бәйле. Беренчесе – ашау-эчү, локация, сервис, икенчесе – фото һәм видеога төшерү төркеме, өченчесе – алып баручы. Боларның өчесе дә җентекләп сайланырга тиеш. Ләкин кухня – иң кыйммәт фактор.

Әгәр кияү белән кәләш Мәскәү яки Санкт-Петербургтан икән, алар туй менюында шулпаның ни өчен кирәклеген аңламый. Ә татарларга шулпа ашарга кирәк. Әгәр тантанада фуршет икән, анда кабымлыклар күбрәк әзерләнә, барда алкогольсез эчемлекләр тәкъдим ителә.

– Без алкоголь форматыннан читкә китәбез, хәзер кешеләр элеккеге кебек эчмиләр. Хәтта алкогольне бөтенләй куймаган чаралар да бар. Кич дәвамында кайвакыт кунаклар официанттан градуслырак эчемлек сорап куя ала, – дип өсти Гузель.

Бәйрәм оештыручы яңа өйләнешкәннәрне, туй өлкәсендә иҗади кешеләр эшли, дип кисәтә. Алар үзләрен я түбән бәялиләр, я артык бәялиләр. Шуңа күрә 5-15 мең сумлык аерма зур әһәмияткә ия булырга мөмкин.

Соңгы берничә елда күп парларга туйда видеографның кыйммәтен җиткерү авыррак, күпләр аның ни өчен кирәклеген аңламый. Ләкин туй оештыручылар гаиләнең барлыкка килүе турындагы видео еллар дәвамында бик зур кыйммәткә ия була дип аңлаталар. Бигрәк тә булачак балалар өчен кызыклы һәм мөһим булачак.

Туйда да хәзер минимализм стиле хөкем сөрә. Кәләшләр, еш кына, күлмәкләрне соңыннан көндәлек тормышта да киярлек булсын, дип сайлыйлар. Әгәр дә алар бәйрәмчә ялтыравыклы күлмәкне өстен күрсәләр, тантана ахырына алар аны җиңелрәк күлмәккә алыштыралар. Кияү дә үзен мәктәпне тәмамлаган кебек хис итмәскә тиеш. Ир-атлар, күлмәкләрдән баш тартып, пиджак эченнән сыйфатлы футболка кияләр.

«Челнинские известия» газетасыннан Юлия Зәйнуллина язмасы тәрҗемә ителде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 7 апрель 2024
    Исемсез
    Туй узды. Ашауга 90 000 китте. 45 кеше идек. Кафеда. Аппаратура бесплат. Тамада кирками. Э бу аферист катын минималь туй 350 диеп. Алар ава очен акча каера. Безга дэ агентлыу 200 диеп исэплэп биргэн иде. Алдый алмадылар…
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100