Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хәзер шырдый-бырдый факультетларга ришвәт ташу бетте»

Журналист, тамада Гамил Нур БДИга карата фикерен белдерде.

news_top_970_100
«Хәзер шырдый-бырдый факультетларга ришвәт ташу бетте»
Рамил Гали

Казан студентлары тормышына БДИ кискен үзгәреш кертте. Университетлардагы сыйфатсыз диплом өчен акча ташу юкка чыкты. Халык бушлай укып кинәнә хәзер.

Тик татар журналистлары БДИны сүгеп гаҗәпләндерде. Яхшы укучыларга яхшы университетларда уку мөмкинлеге туды. Начар укучы да, диплом дип, атасы акчасын, вакытын сарыф итми: техникум, ПТУга гына бара. Газапланып, 10нчы класста тригонометрия укып тормасаң да була. 9нчы (элек 8нче дип атала иде) сыйныфтан китәргә була.

Бу ирек теләкләрне тәртипкә китерде, мөмкинлекләр ачты. Мәсәлән, Мәскәү дәүләт университетындагы генетика яки КФУдагы кибернетика кебек дәрәҗәле бүлекләргә гади кеше баласы да тырышып, үз акылы белән укырга керә ала. Дәрәҗәсез институтлар, факультетларга да элек отличниклар акча «төртмичә» керә алмады. Хәзер исә отличник – яхшысына, ударник уртакулга бушлай укырга керә ала. Элек татар телле кеше баласына диплом «сатып алам» дип мал асрый иде. Хәзер исә «ремонт ясыйм», «машина алам» дип асрый башлады. Яки асрап тормый. Вузлардагы шырдый-бырдый факультетларга ришвәт ташу бетте.

Татарстан кешесе акыллы баласын яхшы мәктәптә укыта, репетиторлар яллый. БДИ баллары җитеп бетмәсә, Киров, Чабаксар, Йошкар-Ола, Ульяновск университетларына җибәрә, аларда конкурс азрак. Ә акчасы булса, түләп укыта, ришвәт биреп түгел. Бердәнбер ришвәт сукмаклары «иҗади имтихан» сылтавы белән калды. Әйтик артист, җырчы, журналист булырга теләсәң, шул бүлекләрдә сине, БДИ балларыннан тыш, «иләк аша» уздыралар. Үз туганнарын, оныкларын, акча «төртүчеләрне» дәүләт бюджетына урнаштыра алалар. Көлке, әлбәттә.

Җырчы булыр өчен университетта укырга түгел, моңлы булырга, концертлар куярга, аранжировкалар ясарга кирәк бит. Моны укытучылары белә, алар студентлары янына дәресләргә килеп тә тормыйлар. Җырчы яки актер өчен табигый талант кирәк. Талантны шомартыр өчен шәхси дәресләр генә кирәк. «Комеди-клаб»та, Голливудта кем 5 ел буе актерлыкка укыган?

Бүген Чукотка, Хабаровск кебек чит төбәкләрнең дә безгә килеп уку җае бар. Студентларның контингенты нык үзгәрде, бу – урамда да сизелә. 2005 елларга кадәр, сентябрьдә Казан урамнары татарча сөйләшә башлый иде. Хәзер бу ташкын туктады. Хәзер авыл мәктәбен тәмамлап техникумнарга килүчеләр дә, университетларга килүче отличниклар да алай татарча сөйләшми.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 27 март 2023
    Исемсез
    Юлэр кеще
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100