Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Популярлашып киткән яшел карабодай гадиеннән нәрсә белән аерыла?

news_top_970_100
Популярлашып киткән яшел карабодай гадиеннән нәрсә белән аерыла?
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Карабодай Россия халкының иң яраткан ярмаларының берсе булып санала. Хәзерге вакытта аеруча яшел карабодай популярлаша башлады. Диетолог Наталья Павлюк «Радио 1»гә биргән әңгәмәдә, бу ике төр карабодайның нәрсә белән аерылуын аңлатты.

«Яшел карабодай һәм безнең гади карабодай – бер үк нәрсә. Гадие – кыздырылган, ул яхшырак һәм озаграк саклана. Ә яшеле – эшкәртелмәгән, һәм анда В1 витамины, антиоксидантлар күбрәк саклана», – дип аңлатты эксперт.

Эксперт сүзләренчә, пешергәндә, яшел карабодай формасын тизрәк югалта һәм боткага әйләнә.

«Яшел карабодайдан сөтле ботка әзерли алмадым, чөнки тәме башка. Аны гарнир сыйфатында куллану яки салкын ризыкларга өстәү яхшырак. Бу – карабодайның азрак эшкәртелгән төре, шуңа күрә файдалы үзлекләрен күбрәк саклый, ләкин глобаль аерма юк», – дип аңлатты диетолог.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100