«Хәзер мин күп ашыйм» - Айгөл Бәдретдинова кызына нинди исем кушкан?
«ТНВ» алып баручысы Айгөл Бәдретдинова күптән түгел әни булды.
Яшь әни белән сабый хәзер өйдә. Айгөл Бәдретдинова социаль челтәрендә шарлар, чәчәк бәйләмнәре сурәтләрен куйган. Фотолардан аңлашылганча, бәләкәчкә Алия дип исем кушканнар. «Тәүлегенә 2-3 сәгать йоклап та, бәхетле булучылар – әниләр генә. Хәзер мин бик күп ашыйм», - дип язган ул.