Бүген Филип Киркоровның әтисе Бедрос Киркоров 92 яшендә вафат булган. Әтисе вафаты турында ул социаль челтәрдә хәбәр итте.
«Хәзер мин бала түгел. Бүген – 2025 елның 18 мартында 15:37 сәгатьтә әтием – Россиянең халык артисты Бедрос Киркоров бу дөньядан китте, әмма син мәңгегә йөрәгемдә каласың.
Туганнарыгыз белән үткәргән һәр мизгелнең кадерен белегез», – дип язды ул.
Телеграм-каналлар язганча, былтыр Бедрос Киркоровның йөрәге туктаган. Соңгы елларда ул йөрәк авыруыннан интеккән. Былтыр аның аяклары авырта башлаган, ул таяк белән генә йөри алган.