«Хәзер имәндә чия дә, хөрмә дә үсә»: Нурулла Гарифтан заманага ярашмаган мәкальләр
Тарихчы Нурулла Гариф, «Заманасына ярашмаган мәкальләр» дип, кызыклы язма тәкъдим иткән.
Халкыбызның гасырлар буена туплаган акыл көче кергән мәкальләр җыентыгын укып утырам. Үткәннәр белән бүгенгесен чагыштырган, халкыбыз күңелендә туган мәкаль-әйтемнәрне барлыйм. Аларның кайберләре күңелдә бәхәс тә уята.
Кайберләрен укыгач, көлемсерәп тә куясың. Юк, мәкальләрдән, халкыбыз тарафыннан сыналган акыллы гыйбарәләрдән түгел, тормыш канунына каршы барырга тырышучылардан. Вакыты-вакыты белән башта башка фикерләр дә туа. Болары өчен дә гаҗәпләнер урын юк кебек, вакыт агышында җәмгыять тә, кешеләр дә үзгәрә.
Бүгенге көндә картлар сүзе яшьләр тормышына ярыймы? «Ата-бабалар сүзе – акылның үзе»ме? Юк, димим. Киңәш сорап, уйланырга гына чакырам. Халкыбыз тарафыннан телебезгә кергән «хикмәт энҗеләре», «алтын бөртекләре», «фикер җәүһәрләре» бүгенге көндә дә шул укмы, тутыкмаганмы? Шуларга җавап эзләп, сүз генә уйнатам. Күңелемдә туган фикерләр белән сезне дә таныштырып узыйм әле. Ялгышсам – төзәтерсез, – дип язган ул социаль челтәрдә һәм мәкальләрне тезеп киткән.
1. «Без капчыкта ятмый». Ята! 70 ел буена берничә буын тудырган байлыкны бер күч караклар 2-3 елда талап, урлап бетерде. Шуларның берсенең дә чүпрәк капчыкны тишелеп чыгып, таш капчыкка эләккәне булмады әле. Булачагы да күренми...
2. «Илен, халкын, динен саткан – 2 генә көн яшәгән». Йә, кайсыгыз ризалаша? Илен, халкын сатып та, 2 генә көн түгел, бар нәсел-нәсәбәсе яшәрлек байлык, мөлкәт туплаучылар бар. Әле ил түрендә дә үлгәнче көн күрергә чамалыйлар...
3. «Чит илләрдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул». Бу әйтем дә бүгенге көнгә ярамый. Үз илендә олтанлыкка да ярамаучылар чит илләрдә солтан булып беттеләр. Үзебездә дә читләр солтан булгач, олтанлыкка да ярамый башладык түгелме?
4. «Бала – ата-анага алтын багана». Шулаймы? Картлык көннәрендә шул «алтын багана»ларга таянырга теләп, бала-чага алып кайтучылар, яисә аларга яхшы тәрбия бирүчеләр арабызда күпме?
5. «Таш атканга аш ат». Бүгенге көндә таш атканнарга аш атсаң, анысын да ашап, үзеңнекен дә талап алачаклар.
6. «Имән чикләвеге алмагач төбенә тәгәрәми», яисә «имәндә алма үсмәс» ди халык. Тәгәри дә, үсә дә. Хәзер имәндә чия дә, хөрмә дә үсә... Киресенчә булганда, татардан туган урыс, үзбәк, башкортларны кая куясың?
7. «Алма алмагачтан ерак төшми». Монысы белән дә ризалашасы килми. Төшә, чөнки бүгенге заман җилләре элеккеләреннән катырак исә. Шул сәбәпле, хәзер, ата-анасының кесәсенә карап, «улын да, кызын да кочалар».
8. «Ана малы белән кыз тормый, ата малы белән ул тормый». Хәзерге заманда, ата-анасының кеше хакына кереп җыйган малы ул-кызларының оныкларына да җитәрлек.
8. «Кем арбасына утырсаң – шуның җырын җырлыйсың», – ди халык. Бүгенгеләрне арбаңа утыртсаң, үз көен көйләтеп кенә калмыйча, нәсел-нәсәбеңне дә үзләренчә җырлаталар.
9. «Эт өрер, караван йөрер», – ди халык. Бүгенге көндә мәгълүмат тарату чараларын үзләренә буйсындырып өрүчеләр – караваннарны гына түгел, әлеге халыкларның үзләрен дә адаштырырга сәләтле.
10. «Сабыр төбе – сары алтын». Монысына да ышанмыйм! Бу мәкаль-әйтем дөрес булса, дөньясында безнең халыктан да баерак милләт булмас иде.
11. «Өрә белмәгән эт оясына бүре чакырыр». Монысын шәрехләп тормыйм.
Дөрес, мәкальләрнең туры килгәннәре дә бар. «Заманы нинди – бүрегеңне шулай ки», – ди халык. Бүгенге түрәләр нинди башлык кигәнне карап кына торалар, дип яза Нурулла Гариф һәм «заманга ярашлы» мәкальләрне яза: «адәм каны җирдә калмый», «бәндә сөйләр, тәкъдир көләр», «язмыштан узмыш юк». Соңгысына карата: «Әле дә ярый юк! Булса, баш җитмәслек кыргыйлыкларга төшеп, тагын ниләр кыланып бетәрләр иде», – дигән. «Кеше гомерен кеше яшәми» мәкаленә карата: «Әле дә ярый яшәми! Кодрәтләреннән килсә, безнең гомерләрне алып, бездән соң килүчеләрне дә мәңге коллыкта тотарлар иде!» – ди.