Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хәзер генә аңга килеп утырам» – Зәринә Хәсәншинага ни булган?

news_top_970_100
«Хәзер генә аңга килеп утырам» – Зәринә Хәсәншинага ни булган?

Җырчы Зәринә Хәсәншина күптән хыялланып та кыюлыгы җитмичә йөргән зур эш башкарган: күзләренә операция ясаткан. Халык арасында: «Әй, күзгә операция генә бит инде ул», – дигән фикер киң таралган. Зәринә бу мифны куып тараткан. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә сөйли. 

«Мине котлый аласыз. Аллаһка шөкер, бүген иртән булды. Хәзер генә аңга килеп утырам. «Операциядән соң машинага утырып кайтып киттем», – дип язучылар да бар иде. Белмим, башкаларның ничек алай булгандыр ул, тик минем операциядән соң күзем ачылмады. Нинди машинага утыру монда! Бер дә авыртмый түгел икән ул. Операциясе әйбәт, тиз үтә. Ә менә чыгып, ярты сәгать үтүгә, нервыга бәрә торган авырту башлана.

Операциядән соң күзлек белән йокларга кушалар. Бүген иртән уянсам, күзлек кырыемда ята. Төшемдә Салават абый белән 3 тапкыр күрешеп, кочаклаштым. Әллә шуңа салып атканмын», – дип тә шаярткан җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100