news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Хәзер чыгарылыш кичәсе туй кебек уза» - Чаллыда бәйрәмгә чыгымнар 45 000 сумга җиткән

news_top
«Хәзер чыгарылыш кичәсе туй кебек уза» - Чаллыда бәйрәмгә чыгымнар 45 000 сумга җиткән
Фото: © «Татар-информ»

Чаллы укучыларының әти-әниләре чыгарылыш кичәсенең ничә сумга төшүе турында сөйләде.

Чаллының бер абруйлы уку йортында чыгарылыш кичәсенә чыгымнар 50 мең сумга кадәр җиткән. Бу чыгымнар акчаларын экономияләргә теләмәгән ата-аналарның теләкләренә бәйле. Алар: «Бу – гомерлек хатирәләр, шуңа барысы да яхшы булырга тиеш», – ди.

Чыгарылыш сыйныф укучысының әнисе сөйләгәнчә, башта, сентябрьдә үк, кичә – өстәл әзерләү, чәчәкләр һәм күңел ачулар – 1 укучыга 30 мең сум тәшкил иткән. Соңрак өстәмә рәвештә альбомга берәр мең җыялар. Шушы көннәрдә тагын 13 мең сум сораганнар, нәтиҗәдә, бал 45 мең сумга төшәчәк. Шул ук вакытта ата-аналарга киемнәргә дә акча кирәк.

– Ата-аналар комитетыннан берәү дә «түли аласыңмы, юкмы» дип сорамый, – дип зарлана ана кеше. – Кирәк һәм бетте! Ялгыз әниләр бик кызганыч, аларга нишләргә?

Алып баручы Игорь Сәлахов сүзләренчә, бер нәрсәне төгәл әйтеп була: бүгенге чыгарылыш кичәсе хәзер туй кебек чарага әверелә. Өстәлләр тәмле ризыктан, төрле эчемлекләрдән сыгылып тора. Шунысы үзенчәлекле: балалар үзләре тамашачы кебек утыра, күңел ачуларны көтәләр. Ә аларны кузгату кыен: бигрәк тә кызларны, чөнки аларның күпчелеге – озын күлмәкләрдән. Алай конкурсларда сикереп тә, рәхәтләнеп күңел ачып та булмый.

ГЭС бистәсе рестораннарының берсендә безгә «чыгарылыш банкеты өчен меню 1 кешегә 3500 сум (хәмерсез) тора» дип хәбәр иттеләр. Шул ук вакытта бинада аренда өчен акча алмыйлар – бу бүләк.

Тагын бер Чаллы мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучысына чыгымнар 19 489 сум тәшкил иткән: бу суммага «Соңгы кыңгырау» өчен ял базасы һәм чыгарылыш кичәсе өчен ресторан чыгымнары керә. Кайбер сметаларга җитәкчеләргә көмеш ручкалар, чыршы утырту һәм залны бизәү керә. Ә менә бәйрәмнең шәхси аксессуарлары: тасма 470 сумга, кыңгырау 270 сумга, альбомга керү 3720 сумга төшә. Чыгарылыш сыйныф укучысының ата-аналары исәпләвенчә, кием һәм макияж якынча 10 000 сумга чыгачак. Шулай итеп, ата-аналар 11 сыйныф укучыларына 33 000 сумга якын акча тотачак.

– Барысына да сентябрьдә «бронь» ясадык һәм заказ бирдек. Оештыру эшләренә чыгарылыш датасы якынлашканда керешсәң, чыгымнары күбрәк, – диде Чаллыда яшәүче хатын-кыз.

Сүз уңаеннан, хәзер чыгарылыш укучыларының күбесе рестораннарга, базаларга барырга теләми. Бу нәрсә белән бәйле?

– Минемчә, рестораннан баш тартырга теләгән һәркемнең югары уку йортына керүне өстен күрә, – дип уртаклашты чыгарылыш сыйныф укучысының әнисе Наилә. – Гомумән, бу – баштан ук балаларның үз теләге. Безнең сыйныф укучыларының Питерга бергә барып кайту теләге бар иде. Тик, кызганыч, бу идеяне беркем дә хупламады. Әти-әниләр үзләре ресторанда йөрергә тели, дигән уй килә. Кызганыч, үз балаларының теләген ишетмәделәр. Ресторанга без болай да туган көннәребездә, юбилейларга йөрибез, – ди ул.

Ресторан урынына – гаилә белән кичке аш. Дарья һәм аның15 сыйныфташы шундый программаны сайлаган.

– 30 баланың яртысы гына ресторанга бара, – диде ул. – Хәтта бай гаиләләрдән булган «отличник» дусларым да баш тартты. Әти-әнием миңа үзләре сайлау хокукы бирде һәм ресторандагы мәҗлес өчен әзерләнгән 10 мең сумны бүләк итте. Алар миңа кирәк булачак, минем алдагы максат – Мәскәүдәге югары уку йортына укырга керү, – ди кыз бала.

Сүз уңаеннан, узган елларда күп кенә мәктәпләр гадәти булмаган идеяләре белән аерылып торды. Мәсәлән, мәктәпләрнең берсенә чыгарылыш укучылары өчен концертка Юлия Савичеваны чакырганнар. Башкалар үзенең чыгарылыш балын аэропорт ресторанында үткәргән. Тәрәзәләрдән самолетларның очып китүе һәм утыруы яхшы күренә иде.

Чыганак: «Челнинские известия»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар