Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хәзер бик үкенәм». Роза Сябитова эротик хыялларында кемне күрүен әйтте

news_top_970_100

Димче, «Давай, поженимся» тапшыруы алып баручысы Роза Сябитова эротик хыялларында актер Джеки Чанны күз алдына китерә икән. Бу турыда Мослентага сылтама белән «Газета.ру» яза.

Сябитова чит илдән килгән йолдыз ир-атлар белән очрашулары турында искә төшергән. Ул Америка актеры Кэри-Хироюки Тагава, «Спрут» сериалы йолдызы, Италия актеры Микеле Плачидо белән дә очрашкан.

Ә спортчы, актер, каскадер Джеки Чан белән шәхси очрашу насыйп булмаса да, эротик төшләрендә күрүен әйткән.

«Ә менә минем кумирым һәм эротик фантазиям Джеки Чан белән барып чыкмады. Мин аны Останкино коридорында очраттым, югалып калдым, оялдым, фотога төшәргә дә булдыра алмадым. Хәзер бик үкенәм, үземә ачуым килә», – дигән Роза Сябитова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100