«Хәзер бары тик хатын тукмап яши торган, җанвар кебек ирләр кенә калды микән ул әллә?»
Нигә миңа бер дә бәхет елмаймый? Әллә мин үзем гел шундый тиран ирләрне генә җәлеп итә торган хатын микән?
Мин кияүгә бик иртә чыктым. Үлеп-бетеп гашыйк булудан да түгел, ә әти-әни йортыннан тизрәк китәсем килгәнгә чыктым. Үз әтием белән әни мин әле кечкенә булганда ук аерылышты. Әни икенче мәртәбә кияүгә чыкты. Ике сеңлем туды, фатирыбыз бик бәләкәй иде, бишәүләп 2 бүлмәле фатирда яшәдек.
Үсмер чорда үги әтинең миңа күзләрен майландырып каравына игътибар итә башладым. Юк, ул миңа бәйләнмәде, кулларын уйнатмады, бернәрсә дә булмады. Тик миңа барыбер әллә ничек иде, ул миңа ир-ат хатын-кызга караган кебек караганда, ничектер чирканып куя идем. Моны әни дә сизде бугай, тик иренә аны-моны әйтмәде, ә бөтен ачуын миннән ала башлады. Кыскасы, мин өйдә чынлап та «артык кашык»ка әйләндем. Шуңа күрә беренче чакырган кешегә кияүгә чыктым.
Гаилә тормышы начар булмады, кызыбыз туды, 2 елдан соң уллы да булдык. Тик, ни кызганыч, ирем залим, ягъни заманча әйтсәк, абьюзер булып чыкты. Үзе бер итәкне калдырмый йөрсә дә, мине һәр баганага көнләде. Йә артык бизәнүемне ошатмады, кигән итәкләремә дә кыска дип бәйләнде, йә мин очраган һәр иргә елмаям кебек тоела иде... Миңа «эләккән» саен күгәрекләремне тоналка белән каплап йөрергә туры килә иде.
Ирем соңыннан гафу үтенә, башка болай эшләмим, дип антлар эчә иде, ә мин, беркатлы тиле, ышандым, ирем төзәлер, үзгәрер, дип ышандым, юкса шундый ихлас итеп гафу сорый иде бит. Өстәвенә, иремнән аерылсам, 2 бала белән кая барам инде мин, ә болай, ичмасам, балаларымның әтисе бар. Ә бу көнләшүләр, кыйналулар әледән-әле кабатланып торды.
Ирем чираттагы тапкыр эт итеп кыйнагач, баш мием селкенде һәм кабыргаларым сынды. Хастаханәгә кереп ятарга мәҗбүр булдым. Табибларга, баскычтан егылып төштем, дип әйттем, ә нәрсә әйтергә тагын? Тик палатадагы бер хатын эшнең нидә икәнен шундук чамалады.
«Ну, үтерәсең син, кызый! Кыйнап үтергәнче, бишаяклап чабарга кирәк мондый ирдән! Ә син шул хайванны яклаган буласың. Үзең турында уйламасаң, балаларың хакында уйлап. Синең белән бер-бер хәл булса, алар кем белән кала соң?» – диде ул миңа.
Һәм шушы сүзләр мине уйланырга мәҗбүр итте. Әле ярый хастаханәдә вакыт җитәрлек. Хастаханәдән чыкканда «Аерылам!» дип кара кылып чыктым. Ирем эштә вакытта, документлары һәм беренче вакытка гына кирәк әйберләрне алдым да, балаларым белән дус кызым янына чыгып киттем. Бераз вакыттан соң бер бүлмә «снимать» иттем һәм аерылышырга гариза яздым.
Шулай да безне беренче тапкырдан ук аермадылар. Алиментка да соңрак кына бирдем. Әмма аерылганнан соң да элекке ирем мине шактый вакыт борчып йөрде.
«Тагын бер тапкыр яныма килсәң, төрмәдә черетәм!» – дип куркыткач кына безне тынычлыкта калдырды.
1 елдан соң бер ир-атны очраттым, ул минем балаларны да үзенеке кебек кабул итте. Бергә яши башладык, ул безне кайгыртып яшәде. «Таш стена артында кебек» дигән сүзләрнең мәгънәсенә төшенә башладым. ирем бөтен проблемаларны хәл итүне үз өстенә алды, ә мин, ул теләгәнчә, иркә хатын булып яши бирдем.
Тик уртак балабыз – улыбыз тугач, иремне җен алыштырдымыни. Олы балаларга юк-барга бәйләнә, аларга кычкыра башлады. Аларны ул шулай тәрбияләде, мин балаларымны яклый башласам, үземә дә эләгә иде. Бу вакытларда ирем тәмам котырган үгез кебек була иде. Миңа да, балаларга да акыра. Янәсе, ул безне табып алган, ашата, киендерә, ә мин моның кадерен белмим икән...
Мин декрет ялында, үз акчам каян булсын? Һәр тиен өчен хисап тотарга кирәк иде, ә балалар үсә, артык иркәләнеп, кирәксә-кирәкмәсә дә әйбер алып үсмиләр, тик бала-чагага әйбер бик күп кирәк бит ул. Чыдарга туры килде, ә нишлисең? Тик төпчек улым балалар бакчасына йөри башлагач, мин эшкә чыктым, һәм без аерылыштык...
Әлбәттә, авыр булды, тик ничек тә яшәргә тырыштык. «Унга бар – уңганчы бар» дисәләр дә, тагын кияүгә чыгу турында уйлап та карыйсым килми! Шушы икесе дә гомеремә җитәрлек булды.
Шулай да чын хатын-кыз бәхете дә татыйсы килә, миңа әле 40 яшь тә тулмаган бит. Кызым гына минем язмышны кабатлый күрмәсен, бөтен курыкканым шул. Аңа да аңлатам, өйрәтергә тырышам.
Ә кызым исә, кияүгә чыкмаячакмын, укыйм, ирләргә бәйле булмас өчен карьера төзим, дип хыялланып яши. Тик болай да бик дөрес түгел дип уйлыйм.
Җүнле ир-ат очратып була микән ул? Мин бар нәрсәгә аек акыл белән карыйм, «ак атка атланган принц» та, ниндидер олигарх та көтмим. Иң мөһиме – яхшы, мәрхәмәтле кеше булсын… Әллә инде хәзер бары тик хатын тукмап яши торган җанвар кебек ирләр кенә калды микән?