Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хәзер аларның хисләре сүнде...» – Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачуринадан яңа җыр

news_top_970_100
«Хәзер аларның хисләре сүнде...» – Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачуринадан яңа җыр
Ришат Төхвәтуллинның Телеграм каналындагы видеодан скриншот

Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачурина яңа җырларын тәкъдим иткәннәр.

«Үпкәләмә». Алия Карачурина белән яңа җырыбыз», – дип язган Ришат Телеграм каналында.

Җырның авторлары турында ни Ришат, ни Алия бернәрсә дә хәбәр итмәгәннәр.

Җырга төшерелгән кыска гына метражлы видеодан күренгәнчә, Алия белән Ришат арасында – кайнар хисләр, мәхәббәт, флирт... Әлеге видеоны карап, аларның виртуаль дуслары хозурланганнар: «Икегез дә бик матур, җырыгыз да! Сезне бергә күрү бик күңелле», «Җыр искиткеч, үзегезгә дә ошаганы сизелеп тора», «Күзләрендә очкын уйный икесенең дә», «Төрек сериалындагы кебек», «Бигрәк бер-берегезгә туры килгәнсез», «Шәп җыр. Хит. Бу җырны аз гына ишетеп калдым, шунда ук «бомба» буласын аңладым. Рәхмәт шундый матур җырларыгыз өчен», «Хатын-кыз җырчылар арасында Карачурина – иң чибәр җырчы ахрысы, карап туеп булмый», – дип, җылы сүзләр язганнар.

«Ник кенә өйләнешмиләр икән...», «Ришатка тагын кем кирәктер инде?! Үзе матур, тыйнак, акыллы кыз бит Алия», – дип, җырчыларның шәхси тормышы өчен борчылучылар да булган.

Ә берәү бөтенләй Ришат белән Алиянең үткәненә, бүгенгесенә, үз күзлегеннән чыгып, анализ ясаган: «Иң беренче Ришат белән Алия җырлый башлаганда, аларның хисләре гөрләп тора иде. Ул чагында бик күпләр Ришатны Алиядән көнләделәр дә, хәтта. Алия адресына нинди генә әшәке сүзләр язмадылар. Төрек сериалларындагы кебек аларны күзәттеләр, алар турында укыдалыр, яңа чыгышларын көттеләр. Ләкин хәзер аларның хисләре сүнде бугай. Ришат та инде элеккечә яшь түгел, ни дисәң дә, еллар үзенекен итә. Ә Алиянең әле чәчәк чагы! Бик чибәр ул! Бәлки, алар өйләнешкәннәрдер дә инде. Ришат бит туе турында бар кешегә дә кычкырмаска дип вәгъдә биргән иде. Ярар ла. Матур җырлаучылар күп лә ул, ләкин элек алар арасында интрига бар иде. Сериалның матур тәмамланмавы кызганыч, әлбәттә...»

Видео Ришат Төхвәтуллинның Телеграм каналыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100