Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хәзер алар минем балаларым» – Әнвәр Нургалиев мәрхүмә туганы Диананың балаларын күрсәтте

news_top_970_100
«Хәзер алар минем балаларым» – Әнвәр Нургалиев мәрхүмә туганы Диананың балаларын күрсәтте
"Татар-информ" архивы

Җырчы Әнвәр Нургалиев Диана Сәфәрованың игезәк улларын Әлшәйдә узган концертына алып килгән. Туганы фаҗигале һәлак булганнан соң, Әнвәр Нургалиев сабыйлар турында һәрвакыт кайгыртып торачагы, алар өчен җаваплылык алачагын белдергән иде. Җырчы Сәит белән Салманны, яратып, «балаларым» дип йөртә. 

«Кичә туган ягым Әлшәемдә концерт узды. Балаларымны да алып бардым. Курчак кебек игезәк кызлар Алеся һәм Аделя белән дә таныштырдым әле аларны.

Юлда барганда балаларны күзәттем. Әниләре исән вакытта, мин аларның күңелләренә «керми» идем, моңа хакым да булмагандыр. Хәзер мин аларны үземнең балаларым дип саныйм. Алар – бик кызык, зиһенле балалар. Ачуланышырга да, шул арада дуслашырга да җитешәләр. Бер дә тик тора белмиләр. Әниләре аларны ничек тыеп торды икән?

Балаларның бөтен әйберләре дә бар. Таныш һәм таныш булмаган кешеләрдән көн саен бүләкләр килеп тора. Кайгыртучанлык күрсәтүегез өчен рәхмәт», – дигән Әнвәр Нургалиев. 

Җырчы сүзләренчә, блогер әниләре балаларны камерадан курыкмаска өйрәткән. «Мин, әлбәттә, баштарак Диананың балаларны төшерүенә каршы идем. Тик без хәзер үзебез дә аларны вакыт-вакыт күрсәтеп торырга булдык, чөнки балалар язмышы өчен борчылучылар бик күп», – дигән ул. 

 

 

Фото: © cоциаль челтәрләр

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 17 май 2023
    Исемсез
    Куз тимасен инде ул малайларга, исан булсыннар, озын гомерле булсыннар
  • 17 май 2023
    Исемсез
    Э ире кая мэрхум Диананын , ул нигэ карамый балаларны ?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100