Хаял һәм Зәйтүнә мәхәббәте: «Җитәкләшеп йөрүдән түгел, хатынны санламаудан оялырга кирәк»
Төмәндә яшәүче Зәйтүнә апа белән Хаял абый Гыйльфановаларның тугрылык, мәхәббәт тарихы романнарда гына языладыр, киноларда гына күрсәтеләдер сыман. Чынбарлыкта да була икән «Таһир белән Зөһрә» кебек сөючеләр. 60 ел бергә гомер кичерүче Хаял абый белән Зәйтүнә апа мәхәббәт тарихын сөйләде.
Хаял абыйның туган туфрагы – Киндерле авылы. Бала вакыттан әнисен мәңгелеккә югалту кайгысы, 3 туганы белән ятим калулары, ачлы-туклы, ялангач балачак ярасы әле дә төзәлми. Үги аналарыннан туган 9 бала һәм әни назыннан мәхрүм калган 4 баланың ничек үскәннәрен Хаял абыйның: «Мәктәпкә ач килеш китеп, аннан «ашарга берәр нәрсә өлгермәде микән» дип чабып кайта идек», – дигән сүзләреннән дә аңларга була иде.
Киндерленең тәмәке, исерткеч эчемлекләр белән дус булмаган тәртипле егете өчен өйләнү – сөйләнү түгел: Германиядә армия сафларында өч ел ярым хезмәт итеп кайтканнан соң, Хаял, Төмәндә эшкә урнашып, пар канатын эзләргә җитди керешә. Ул вакытта Кугалы (Матмассы) бистәсенең клубында дискотекалар үтә торган булган. Авыл дискотекалары кемнәрне генә кавыштырмады икән? Хаял да беренче һәм соңгы сөйгән ярын шул дискотекаларның берсендә очрата. Очратуын очрата, тик иң кызыгы шунда: кызларны матур сүз белән һәм күз кысып кына яулый алмый торган заманнар бит бу! Зәйтүнәнең мәхәббәтен түгел, күз карашын яулавы да ансат булмаган. 19 яшьлек чибәр кыз артыннан авыл урамнары буйлап озак чапканын Хаял абый кичә генә булган хәл кебек сөйләде:
– Элек, биюләрдән соң, кызлар егетләрдән кача иде. Мин дә җитез идем: Зәйтүнә өенә бакча артыннан кайтып җиткәнче, мин аны ишек төбендә көтеп тордым. Ай, озак чаптырды артыннан. Бервакыт караңгыда авыл урамындагы телефон баганасына бәрелеп, бармакларымны да имгәттем. 19 яшь кенә булгач, кияүгә чыгарга ашыкмады. Ә миңа өйләнергә кирәк. Җитмәсә, башка егетләр дә күз ташлый үзенә. Уйлап йөри торгач, хәйләләп, Зәйтүнәне дус кызлары белән чәй эчәргә кунакка чакырдым. Ул вакытта туганнарым йортында яши идем. Кунак кызларны озаткач, Зәйтүнәне кочаклап алдым да «син минеке генә буласың» дидем. Аннары икенче көнне таң атуга, әниләренә кулын сорарга киттем», – ди.
Зәйтүнә апа, Хаял абыйны туктатып: «Үҗәтлеге белән алып калды инде мине. Теләр-теләмәс кенә кияүгә чыксам да, үкенеп яшәгән көнем булмады. Яхшы, ышанычлы ир булып чыкты. Бер-беребезне санлап, тату яшәдек», – дип сүзгә кушылды.
85 яшен тутырып килүче ир әле дә: «Мин аны ныграк яратам, ансыз яши алмыйм. Һаман да яшь малайлар күк көнлим үзен», – ди. Юк, язма өчен генә әйтелгән ясалма сүзләр түгел иде бу. Аның хисләрен гади күз белән күрүе дә авыр түгел иде. Ә менә аның көнләшү гадәтен белгән Зәйтүнә апа: «Бүтән ир-атлар карап куймасын дип, мине күзәтеп кенә торды. Мин биергә, җырларга ярата идем. Аның көнләшкәнен күреп, аркасыннан сыйпап, «сине генә яратам» дип тордым», – дип, араларын зирәклеге белән җайлый белә.
Ир кеше – мал табучы, гаиләне тәэмин итүче, ә хатын-кыз балаларны тәрбияләүче, йортка ямь кертүче булганда гына гаиләнең нигезе дә нык була торгандыр. Хаял абый да шундый ук фикердә: «Көн-төн эшләдем. Сәүдә тармагында эшләгәч, өстәлебездә һәрвакыт ризык булды. Гаиләмне яхшы, имин тормышта яшәтергә тырыштым. Ашарга булмаган заманда, хатыныма икралар гына ашата идем. Без – ирләр – хатын, балалар өчен җаваплы бит», – ди ул.
60 ел бергә яшәгән пардан: «Мәхәббәт яши-яши сула, бары бер-береңә гадәтләнү генә кала» дигән сүзләр сезгә дә кагыламы?» – дип сорадым. Хаял абый, күп сөйләп тормый гына: «Мәхәббәт 60 елдан соң арта гына», – дип, Зәйтүнә апаның битеннән үбеп куймасынмы!
Аннары: «Санаторийда ял иткәндә, елга буйларында җитәкләшеп йөрдек, атынчыкта атындык», – дип көлештеләр бер-берсенә карап. «Җитәкләшеп йөрүдән түгел, хатынны санламаудан, хыянәт итүдән оялырга кирәк», – дип тә өстәп куйды гаилә башлыгы. Чәчәк бәйләмнәре белән дә иркәләргә, бер-берсенә бүләкләр бирешергә дә онытмыйлар икән әле алар. Татарга романтика хас түгел, дигән фикерне кире кага безнең язма геройларыбыз. Әллә озак еллар бергә яшәүнең дә сере шунда микән? Кочаклап, иркәләп, кадерләп яшәүче ирдән кем туяр микән?
Тормыш булгач, гаиләдә үпкәләшүләр, сүзгә килүләр дә булгалап куя, анысы. Әмма «капиталь» ачуланышу – Гыйльфановлар гаиләсе өчен ят күренеш. Бер-берсе белән үпкәләшсәләр, иң беренче булып, дуслашуга адымны Зәйтүнә апа ясый, араларны җылытып җибәрә икән. Шуннан соң Хаял абый да «яраткан хатынга ничек бөгелмисең» дип, йомшарып китә.
Үрнәк парга исем китепме, әллә үгет-нәсыйхәт ишетергә теләпме: «Мул тормышта яшәсәк тә, нәрсә җитми соң яшь парларга, ни өчен балаларын бәхетсезлеккә дучар итеп аерылалар икән?» – дип сорадым.
«Дөньялар үзгәрде, азгынлык чәчәк аткан заманда яшибез шул. Ир-атлар аз, хатын-кызлар күп. Яшьләр бер-берсенә юл бирмиләр, хыянәт итәләр, байлык бүлешәләр… Балаларны ялгыз калдырмасыннар, азмасыннар иде. Аерылышу – иң начар эш ул», – дип җавап бирде Гыйльфановлар.
Төпле, ярдәмчел Хаял абый белән Зәйтүнә апаны туганнары, дус-ишлөре генә түгел, эштә җитәкчеләре дә үз күргән, хөрмәт иткән. Хаял абый лаеклы ялга чыкканнан соң да шул ук урында тагы 16 ел хезмәт иткән. Әнә бит фидакарь хезмәте өчен В.И. Муравленко исемендәге иҗтимагый фонды «Төмән өлкәсенең мактаулы нефтьчесе» исеме белән бүләкләгән үзен. 60 ел бергә яшәүче гаиләгә Өлкә губернаторы А.В. Моордан медаль, шәһәр башлыгы М.В. Афанасьевтан котлау юлламасын кабул итеп алу да күнелле булган.
Зәйтүнә апаның да куллары күп хезмәт күргән – озак вакыт төзелештә штукатур буяучы булып эшләгән ул. Шулай да кызлары Зәнфирә, вакытсыз бакый дөньяга күчкән уллары Рәфыйк, оныклары Фәнис, Фәрхәт, Гөлнара, Раил, оныкчыклары Раяна – Гыйльфановларның иң зур дәрәҗәсе, байлыгы. Бик кадерле әни белән әти, әби белән бабай булып яшәү, бриллиант туйны каршылау – иң бәхетлеләргә генә бирелә торгандыр, дигән уйлар белән чыктым нурлы йорттан…
«Себер татар дөньясы» сәхифәсе, Таңсылу Габидуллина